• Новости

    Шакиров Ахматситдыйк-участник первой мировой войны

    Шакиров Әхмәтситдыйк-участник первой мировой войны

         Шакиров Әхмәтситдыйк 1881 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мехәмәтшакир Монасыйпов (59 яшь) һәм Шәмсекамал Бәдретдинова (55 яшь) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында абыйсы Мехәмәтсәфәр (22 яшь), энесе Мехәмәтсадыйк (12 яшь), сеңлесе Минегәйшә (9 яшь) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.469-470, п.315).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шакиров Әхмәтситдыйк нәселе: Мәксүт-Моратхуҗа-Монасыйп-Шакир(Мехәмәтшакир)-Ситдыйк (шәҗәрәдә Салих дип язылган)-Нурмехәмәт, Мулламехәмәт-Зиннур, Шайхенур.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 30 яшь тулып узган Әхмәтситдыйк абзыйны армиягә алып 14-нче Финляндия укчы полкына җибәрәләр. Ул солдат хезмәтенә авылдашы Шакиров Әхмәтзакир белән бергә алынгандыр- алар икесе дә 14-нче полкта хезмәт итәләр.

         Дәүләт архивларында да, Альта апаның китапларындагы перепись документларында да Әхмәтситдыйк абзый турында бернинди дә язмалар таба алмадык. Ул сугыштан кайта алмадымы икән, яисә гаиләләре белән авылдан күчеп киттеләрме икән? Ләкин барыбер ил солдаты Әхмәтситдыйк абзый безнең Бәзәкәнеке һәм аны ел саен мәчетебез аксакаллары үзләренең догаларында искә алалар.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться