• Новости

    Рамзия Туктаманова. Голлэрем

    Гөлләрем

    Тәрәзә төпләрем нурлы

    Чәчәкәләргә тулганда.

    Күңелләрем һәрчак ачык

    Дус-ишләргә, туганга.

     

    Гөлләремә сулар сибәм

    Шиңмәгез сез, үсегез.

    Капкам ачык, йөзем якты

    Түрләремә үтегез.

     

    Дус-туганнар исән чакта

    Җыелып алыйк әле

    Кемнәр калыр, кемнәр китәр

    Гөрләшеп калыйк әле.

     

    Ал чәчәкләр ата гөлем

    Тәрбияләр кылганга.

    Тормыш ямен тоеп яшим

    Дус-туганнар булганда.

     

    Гөлләрем белән серләшеп

    Бушатам эч серемне.

    Дусларым белән гөрләшеп

    Юатам күңелемне.

     

    Ал гөлләрем чәчкә атса

    Нурлана минем өем.

    Ә күңелем һич картаймас

    Гөл-чәчәккә тиң минем.

     

    Рәмзия Туктаманова, 29.10.2024









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться