Шарафетдинов Ахмадетдин-участник первой мировой войны
Шәрәфетдинов Әхмәдетдин 1890 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Фәрхетдин Шәрәфетдинов (1862 елгы) (әнисе күрсәтелмәгән перепись документында) гаиләсендә туа. Аларның гаиләсе зур булып 2 йортта торалар: бабасы Шәрәфетдин Ильясов (1821 елгы), әбисе Хәйриниса Ходайдатова (1847 елгы),абыйсы Гилметдин (22 яшь), апасы Хөсниҗиһан (18 яшь), сеңлесе Маһитап (6 яшь), энесе Хисаметдин (6 айлык) (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.475-476, п.367).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шәрәфетдинов Әхмәдетдиннең нәселе: Хуҗаш-Бикташ-Ильяс-Шәрәфетдин-Фәрәхетдин-Әхмәдетдин (Әхкыяметдин).
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Әхмәдетдин абзыйны армиягә алып 23-нче Низов пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 28 маенда Польшада cугышчан бәрелештә яраланып госпитальгә җибәрелә.
Сугыштан исән-имин калып, Әхмәдетдин абзый авылыбызга кайта. 1917 елгы перепись документында аның гаиләсендә 50 яшьлек әнисе, 26 һәм 12 яшьлек энеләре булуы күрсәтелгән (стр.495, п.340). Аның алга таба язмышы турында безгә оныклары һәм оныкчыклары сөйли алыр иде...