7 ноябрьдә Бәзәкә авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Ландыш Бахави һәм Илфак Аглямов төркеме артистлары искиткеч матур чыгыш ясадылар. Берсеннән - берсе яңа җырлар халык көйләре белән аралаш яңгырады, концертны алып бару да югары дәрәҗәдә узды. Альберт Бачтанов үзенең оста биюен тагын бер кат исбатлады. Ә Әнфирә Миргалимова башкаруында үзе язган шигырьлэр, моңлы җырлар тамашачылар өчен яңа ачыш булды. Шундый яхшы концерт өчен барыгызга да зур рәхмәт! Сезне тагын көтеп калабыз!