• Новости

    Шарафетдинов Сиразетдин/Садретдин-участник первой мировой войны

    Шарафетдинов Сиразетдин/Садретдин-участник первой мировой войны

         Шәрәфетдинов Сираҗетдин (кайбер документларда ул Садретдин дип язылган) 1883 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шәрәфетдин Таҗетдинов (1858 елгы) һәм Гайнеҗамал Сәйфетдинова гатләсендә дөньяга килә. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә абыйсы Җәләлетдин (16 яшьлек), энеләре Бәдретдин (11 яшьлек), Гыйфанетдин (4 яшьлек) һәм сеңлесе Латыйфа була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.463, п.263).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шәрәфетдинов Сиразетдин нәселе: Сәфәр-Мораттай-Исмагыйл-Зәйнелбәшәр-Таҗетдин-Шәрәфетдин-Сираҗетдин-Муллаян.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Сиаҗетдин абзыйны солдат хезмәтенә алып 95-нче Красноярск пехота полкына җибәрәләр.

         1915 елның 19 августында сугышта «пулевое ранение правого плеча» диагнозы белән аны 1915 елның 26 августында Мәскәү шәһәрендәге лазаретка салалар.

         1915 елның 16 ноябрендә дәвалануны дәвам итү өчен Мәскәүдән Тверь өлкәсендәге Кашин шәһәрендәге госпитальгә күчерәләр. Сәламәтләнгәч аны тагын фронтка җибәрәләр.

    1916 елның 13 сентябрендә Сираҗетдин абзый «язва левой голени на Пинских (Белоруссия) болотах» җәрәхәте алгач 278-нче запас пехота батальонына дәваланырга җибәрәләр. Ләкин бу җәрәхәте төзәлмәгәч, аны 1917 елның 16 январендә Казандагы 11-нче госпитальгә күчерәләр.

         Казан госпиталеннән соң Сираҗетдин абзый авылга кайткандыр. 1917 ел перепись документында ул әтиесе Шәрәфетдин Таҗетдинов гаиләсендә торуы күрсәтелгән (стр.481, п.55, 35 яшьлек улы Сираҗетдин абзый була инде).

         1925 елгы переписьта Шәрәфетдинов Садретдин/Сираҗетдин гаиләсендә 7 кеше булуы күрсәтелгән-димәк, ул инде гаилә корып авылыбызда яшәгән.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться