• Новости

    Гаилэ – бэхет ачкычы

    Гаилә – бәхет ачкычы.

               2024 ел гаилә елы дип игълан ителүгә багышлап

    Гаилә - бәхет ачкычы ул,

    Гаилә булу – зур шатлык.

    Гаиләң белән үз өеңә,

    Кайтып керү зур байлык.

     

    Гаиләм миңа иң зур терәк,

    Авыр чакта юатулар кирәк.

    Шатлыкларда гел сөеп-сөелеп,

    Гаилә учагыбыз торсын әйдәп.

     

    Тормыш дулкыннары кая илтсә дә,

    Мин телимен һәрбер гаиләгә.

    Кулга кул тотышып насыйп булсын,

    Һәр сынауны бергә үтәргә.

     

    Тигезлектә үтсен һәрбер тормыш,

    Пар канатлар бер дә сынмасын.

    Кояш нуры күңелләрдә калсын,

    Тормыш безне бер дә сынамасын.

     

    Бу тормышта һәрбер кешеләрдә,

    “Гаиләм” диеп типсен иде йөрәк.

    Чын бәхетнең тәмен татыр өчен,

    Һәр кешегә үз гаиләсе кирәк.

     

    Раилә Гирфанова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться