• Новости

    Шарафетдинов Мингазетдин-участник двух мировых войн

    Шарафетдинов Мингазетдин- участник двух мировых войн

         Шәрәфетдинов Минһаҗетдин 1894 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шәрәфетдин Исхаков (1862 елгы) һәм Минехәят Тимергалина гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә бабасы Исхак Габделгәлләмов (1822 елгы), әбисе Бәдриҗамал Мехамәтҗанова (1837 елгы), әтисенең энесе Гиләҗетдин Исхаков (1865 елгы) хатыны Мөхибҗамал Хабибуллина (1871 елгы) 1,5 яшьлек кызлары Хөббиҗамал белән, әтисенең сеңлесе Шәмсекәмәр Исхакова (1879 елгы) һәм бабасының оныгы Минәхмәт Габделгафаров (1877 елгы) торалар (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.440, п.58).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шәрәфетдинов Минһаҗетдин нәселе: Имангол-Гыйльмулла (ялгыш язылгандыр. Габделгәлләм булырга тиеш)-Исхак-Шәрәфетдин-Минһаҗетдин

         Беренче бөтендөнья сугышын 20 яше тулган Минһаҗетдин абзый инде солдат хезмәтенә алынып 158-нче Кутаиси пехота полкында каршылый. 1916 елның 22 ноябрендә Румыния фронтында «Бухарестское сражение» башланганда яраланып («ранение левой голени»), Минһаҗетдин абзыйны 1916 елның 7 декабрендә Мариуполь (Украина) шәһәрендәге лазаретка салалар.

         Ярасы авыр булгандыр инде- 1917 елның 18 февралендә Минһаҗетдин абзыйны дәванануны дәвам итү өчен Алабуга шәһәрендәге Стахеевлар лазаретына күчерәләр.

         Стахеевлар лазаретында бер айдан артык дәвалангач, хәзергечә әйтсәк, реабилитация өчен Минһаҗетдин абзыйны 1917 елның 23 мартында авылга 2 айга отпускага кайтарып җибәрәләр. Шуннан соң инде ул фронтка кире кайтмагандыр.

       Сугыштан соң, әле өйләнмәгән Минһаҗетдин абзый әтисе Шәрәфетдин Исхаков гаиләсендә тора (перепись 1917 года, стр.495, п.312- «25 яшьлек улы» Шәрәфетдин абзый була инде. Ул вакытта туган елларын, яшьләрен документлар буенча түгел, ә үзләре әйтүләре буенча язганнар һәм шуңа күрә төрле документларда төрле яшьләр күрсәтелгән).

         1925 елгы перепись вакытында Минһаҗетдин абзый гаиләсендә 3 кеше була: болар хатыны һәм бер баласыдыр инде (стр.502, п.22).

       Бөек Ватан сугышы башлангач Шарафетдинов Минһаҗетдин тагын солдат шинеле кия: Бондюг райвоенкоматы аны 1942 елның 8 мартында трудовая армиягә мобилизацияли.

         Ниндидер сәбәп белән, бәлки отпускагадыр, Минһаҗетдин абзый авылга кайта һәм 1943 елның 25 мартында тагын мобилизацияләнә.

    Архивларда Минһаҗетдин абзыйның өченче тапкыр 1943 елның 5 октябрендә мобилизацияләнүе турында документ табылды. Бу юлы да аны трудовая армиягә җибәрәләр.

         Гадәттә, трудовая армиягә алынганнар 1946-47 елларда гына демобилизацияләнәр. Бу турыда МО РФ архивларында документлар нигәдер юк- бу сугыш бетү белән бәйле микән яисә аларны сугыштан соң армиядән заводлар списокларына күчердәләр микән? Шарафетдинов Минһаҗетдин да соңрак авылыбызга кайткандыр дип уйлыйбыз. Аның алдагы язмышы турында туганнары гына безгә сөйли алыр инде.

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться