• Новости

    Шарафетдинов Мухаметша-участник первой мировой войны

    Шарафетдинов Мухаметша-участник первой мировой войны

         Шәрәфетдинов Мехаматша 1890 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шәрәфетдин Таҗетдинов (1862 елгы) һәм Мавтуха Гарифуллина (1864 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә әбисе Муксима Мехамадиева (1832 елгы), апасы Мавтуха (1878 елгы), сеңлеләре Фатыйхабану (1893 елгы) һәм Гарифабану (1896 елгы) торалар (А.Х.Махмутова, «Колыбел моя, Бизяки», стр.435, п.20).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шәрәфетдинов Мехаматша нәселе: Максуд-Сәйфи-Хисаметдин-Таҗетдин-Низаметдин-Шәрәфетдин-Мехаматша, Муллаян

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 24 яшь тулып узган Мехаматша абзыйны армиягә алып 73-нче Крым пехота полкына җибәрәләр. 1916 елның 25 мартында бүгенге Ивано-Франковск өлкәсендәге Топоровцы авылы янында яраланып ул 52-нче күчмә госпитальгә салына.

    1916 елның 22 июнендә Ковачув авылы янында Мехаматша абзый тагын яраланып 19-нчы пехота дивизиясенең 1-нче лазаретына салына. Аның ярасы бик каты булмагандыр, чөнки дәвалау өчен дивизия лазаретына гына җибәрелә.

        Өченче тапкыр  Мехаматша абзый 1916 елның 21 декабрендә Киев шәһәрендәге 57-нче эвакопунктка17-нче запас пехота полкыннан авыру сәбәпле җибәрелә. Ул яралануы төзәлгәч аны реабилитация өчен запас полкка җибәргән булганнардыр.

    Сугыш беткәч Мехаматша абзый авылыбызга исән-сау кайту бәхетенә ирешә. 1917 елгы перепись документларында ул әле буйдак килеш әтисе гаиләсендә торуы күрсәтелгән (стр.481, п.55: сын 35 лет).

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться