• Новости

    Шарафетдинов Ф.-ефрейфтор, участник первой мировой войны

    Шарафетдинов Фадзисутаин(?)-ефрейтор, участник первой мировой войны

         Беренче бөтендөнья сугышы архивларында Салагыш волостенда Бәзәкә авылында туган 24-нче Симбирск пехота полкы ефрейторы (бу звание аның белемле булуын һәм рус телен дә яхшы белүен күрсәтә, чөнки армиядә барлык командалар рус телендә бирелә бит) Шарафетдинов Фадзисутаин (исеме, билгеле инде, дөрес язылмаган- бу безгә аның авылдагы нәселен төгәл итеп әйтеп бирергә дә мөмкинлек бирмәде) турында язма табылды. Шуңа күрә, төгәл исемен белмәгәч, түбәндә Бәзәкә авылы шәҗәрәсенең берничәсен китердек- бәлки шуларның берсе Шәрәфетдинов Фfдзисутаинныкы булуы мөмкин.

         Ефрейтор Шәрәфетдинов Ф. 1915 елның 9 июлендә Польшадагы Люблин шәһәре янындагы Боржехово авылы янында сугышта яраланып, тылга эвакуацияләнә. Шуннан башка аның турында бернинди дә документлар табып булмады.

     Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться