• Новости

    Шафигуллин/Сафиуллин Сибгатулла-участник первой мировой войны

    Шафигуллин/Сафиуллин Сибгатулла- участник первой мировой войны

         Шафигуллин/Сафиуллин Сибгатулла 1890 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Сафиулла Зайнуллин (1859 елгы) һәм Сәхибҗамал Гарифуллина (1863 елгы) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында апасы Минехәят (11 яшьлек), сеңлеләре Бибисәүдә (4 яшьлек) һәм Минеҗиһан (1,5 айлык) була (А.Х.Махмутова, «Колыбел моя, Бизяки», стр.466, п.287).

    Бәзәкә авыылы шәҗәрәсе. Шафигуллин/Сафиуллин Сибгатулла нәселе: Зайнулла-Шафигулла/Сафиулла-Сибгатулла.

    Шафиугулла/Сафиулла дип язылуның сәбәбе шунда, бер документта ул Шафигулла дип язылган, икенчесендә- Сафиулла дип. Боларның кайсысы дөрестер? Туганнары үзләренең бабаларын таба алсын дип ике вариантны да яздык.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 24 яшь тулып узган Сибгатулла абзыйны солдат хезмәтенә алып16-нче Финляндия укчы полкына җибәрәләр. 1916 елның 6 августында «Червище плацдармында» сугышның беренче көнендә үк яраланып ул лазаретка җибәрелә.

         Альта апаның китапларында китерелгән 1917 елгы һәм 1925 елгы переписьлар документларында Шафигуллин/Сафиуллин Сибгатулла абзыйны искә алган язмалар табып булмады. Ул авылга кайта алдымы икән, фамилияләре документларда башка төрле язылдымы икән, 1920-21 еллардагы безнең авылның халкын 30% киметкән эпидемиядән исән кала алдымы икән? Бу сорауларга җаваплар табып булмады...

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться