• Новости

    Кич утырып укыгыз эле

    Кич утырып укыгыз әле

     

    Без бәләкәй чакларда

    Кулланган күп сүзләрне

    Белми хәзер балалар,

    Югалтты мәгънәләрне.

     

    Мич белән стена арасын

    Кәбәрткә дия идек,

    Элекке сәкеләр хәзерге

    Тахта, диваннар кебек.

     

    Мич башында да йокладык,

    Җылы урынны көйләп,

    Калай мичкә салам яктык,

    Җылынсын диеп өйләр.

     

    Уеннан өшеп кайткач,

    Люкс булды сәндерә,

    Кәбәрткәдән – мич башына

    Кем җитез, шул өлгерә.

     

    Кара мунча иде элек,

    Төтен ишектән чыкты,

    Төннек аша кергән һава

    Җилләтте бит мунчаны.

     

    Кәбәрткәдә – яшь бәрәннәр,

    Бозау да шунда иде,

    Ялгышмаска бәрәннәргә

    Чүпрәкләр тага идек.

     

    Бераз үскәч, бәрәннәрне

    Сәке астына керттек,

    Көнгә өч тапкыр аларны

    Имезеп алып кердек.

     

    Ә сыерны өйгә кертеп,

    Саудылар иртә-кичен,

    Сыерның “күчтәнәч”еннән

    Сакланганнардыр ничек?

     

    Сәке астында яз көне

    Казлар бәбкә чыгарды,

    Ярыгыннан күз ташласаң,

    Чеметкәләп тә алды.

     

    Коляскалар булмаган шул

    Безне үстергән чакта,

    Тирбәлеп үскәнбез без

    Асылмалы бишектә.

     

    Асып куйганнар талбишек

    Сәке өстенә җайлап.

    Матчага кадаклаганнар

    Пружиналарын майлап.

     

    Чаршау белән бүленгән

    Булды йокы бүлмәсе.

    Килен белән кияүне

    Килде шунда күрәсе.

     

    Чигүле башлы сөлгеләр

    Элеп куйды киленнәр.

    Бирнәләрен сандыкка

    Алар салып килделәр.

     

    Кизәк җыеп яктык дисәң,

    Көлә хәзер балалар.

    Тиресне ничек сукканны

    Белми шул инде алар.

     

    Күл буенда, яланаяк

    Тиресне таптый идек,

    Калыпларга тутырып,

    Матурлап тезә идек.

     

    Кояшта кипкәч аларны,

    Вак өемнәргә тездек,

    Бәләкәй арбага салып,

    Тау итеп аннан өйдек.

      

    Юллыкта каен утынны

    Чырагачка киптердек,

    Мичне һәм казан асларын

    Чыра белән тергездек.

     

    Кисәү агачы һәм соскы –

    Мичнең көлен тартырга,

    Җәмки дигән кыскыч булды

    Утлы күмер тотарга.

     

    Соскыга тутырып аны

    Калай савытка салдык,

    Ә суынгач, самоварга

    Чәй кайнатырга алдык.

     

    Шул күмерне саласың да

    Самовар торбасына,

    Өстенә чыра ташлыйсың,

    Суы тиз кайнасынга.

     

    Киштәдә саклана иде

    Барлык булган әйберләр,

    Стенка ролен үтәде ул,

    Булмагач башка җирләр.

     

    Онны иләп җилпучларга

    Чоланнан алып кердек,

    Күәс чиләгендә басып,

    Аннан ипи пешердек.

     

    Мичнең көлен җыеп алдык

    Юеш пумала белән,

    Ипине мичкә тезделәр

    Агач көрәкләр белән.

     

    Әнкәй алдан алыр өчен

    Көлчә дә куя иде,

    Өф-өф итеп, пешә-пешә

    Май белән ашый идек.

     

    Көянтә-чиләкләр белән

    Елгадан су ташыдык.

    Сиртмәле кое тоткасын

    Әйләндереп су алдык.

     

    Комган белән юындык,

    Бер-беребезгә салып су,

    Күз алдына да килмәде

    Краннан аккан мондый су.

     

    Түшәк – такта караватта,

    Баш астында –зур ястык.

    Сәкеләрдә тезелешеп

    Барыбыз бергә яттык.

     

    Мендәр тышлары чигүле,

    Төрле-төрле зурлыкта,

    Сандык өстенә тезделәр,

    Урынны җыйган чакта.

      

    Талдан үргән читән, киртә,

    Утыртмалар – агачтан,

    Өй түбәләре саламнан,

    Кайберләре – камыштан.

     

    Иген басуы читләре

    Үр иде – хәйран биек,

    Кул белән аны өйделәр

    Кош-корт кермәсен диеп.

     

    Мара уарга барганда

    Куркытты безне атлар.

    Сикереп чыкканда үрне,

    Булды егылган чаклар!

     

    Төрле төстәге ташларны

    Кулда сикертә идек,

    Төсле керәч ватыклары –

    Әйбәт уенчык иде.

     

    Урак тотып җыйган булдык

    Бакчадагы чүпләрне,

    Ә әниләр ашлык урып,

    Шаккатырган күпләрне.

     

    Ат кузгалаклары җыеп,

    Алабута сыдырып,

    Кош-кортларны ашаттык без

    Тугым итеп болгатып.

     

    Төсле чүпрәкләрне төреп

    Курчаклар ясый идек.

    Баудан сикергечләр ясап

    Без төрлечә сикердек.

     

    Ә малайлар җыелышып

    Тачкалар ясадылар.

    Ком-таш салып, хуҗалыкта

    Ярдәм иттеләр алар.

      

    Тыкырыкка буранлы кар

    Ясый иде сырынты,

    Өстеннән йөри алырлык

    Була иде бик каты.

     

    Кыш көне агач чанада

    Сырынтыларда шудык.

    Тактадан бөгеп ясалган

    Чаңгыга чират тордык.

     

    Уйнаганда бит очлары

    Туңа иде кайчакта,

    Каз мае белән әниләр

    Уа иде шул чакта.

     

    Тау буйлары гөрли иде,

    Бала-чага туп-тулы,

    Саф һавада уйнарга да

    Вакыт табылып торды.

     

    Туңмай белән сызык сызган

    Бәрәңге боламыгы,

    Умач уып пешергән аш

    Ашарга тәмле булды.

     

    Керосин салган лампага

    Кидердек бишле куык,

    Корымнарын чистартып

    Куя идек көндез үк.

     

    Онытылмый әле һаман

    Сумала чәйнәгәннәр,

    Кәнфит кәгазьләреннән дә,

    Ясадык без чәчәкләр.

     

    Куык ватылса әгәр дә,

    Сукыр лампага калдык.

    Сукыр лампа яктысында

    Дәрес хәзерләп алдык.

     

    Куыклы фонарь иде

    Лапаска чыккан чакта,

    Корымланды куыгы

    Билтә күтәргән чакта.

     

    Агач ручка белән яздык,

    Каләм аңа кидердек,

    Кара савытындагы карага

    Манып без яза идек.

     

    Магнитофон урынына

    Патефон иде элек,

    Таба куеп, әйләндереп,

    Яратып тыңлый идек.

     

    Кабага йонны бәйләп

    Орчыкка җеп эрләдек,

    Бишенәдә оекбашлар,

    Бияләйләр бәйләдек.

     

    Ярма ташында ярдык та

    Пешердек бодай боткасын,

    Менә шулай яра идек

    Ярмаларның барысын.

     

    Сөяк эчендәге җилек

    Бик тәмле була иде,

    Кашыкка кага-кага

    Суырып ашый идек.

     

    Ат арбасына утырып

    Йөрдек сабантуйларга,

    Шундый “таксилар” иде

    Без бәләкәй чакларда.

     

    Селте, катык белән юдык

    Озын толым чәчләрне,

    Зарланмадык, үстердек без

    Берәү дә кистермәде.

     

    Агач тарак иде элек

    Чәчебезне тарарга,

    Матур итеп үрә идек

    Бантиклап, толымнарга.

     

    Кер тактасында сыдырып,

    Юдык барлык керләрне,

    Селте белән кер сабыны –

    Башка нәрсә белмәдек.

     

    Күмер сала торган үтүк

    Күргәнегез бармы соң?

    Шуның белән үтүкләдек

    Юган кернең барысын.

     

    Утлы күмерләр салдык та

    Уңга-сулга болгадык,

    Үтүк кызгач, сүрелгәнче

    Керләрне без барладык.

     

    Язлар җиткәч яланнарда

    Уйнап һич тә туймадык,

    Сыер ябагасыннан да

    Туплар ясап уйнадык.

     

    Патефоннарга алмашка

    Магнитофоннар чыкты,

    Тасмаларын өзмәс өчен

    Беребез карап торды.

     

    “Орбит”, “Дерол” урынына

    Сумала чәйнәп үстек.

    Авыз эчләрендә аны

    Шарт-шорт китерә идек.

     

    Вак акчалар күп иде,

    Бер тиен, ике тиен,

    Санап бетермәле түгел,

    Өч, ун һәм унбиш тиен.

     

    Көз көне балалар чыкты

    Колхоз басуларына,

    Бәрәңгеләр чүпләделәр,

    Сетка капчыкларына.

     

    Буяу карандашы белән

    Буядык кәгазьләрне,

    Кулдан ясалган уенчык –

    Матур бит элгәннәре.

     

    Кәнфит кәгазьләреннән дә,

    Чәчәкләр ясый идек,

    Аларын да чыршы бизәп,

    Бик матур итеп элдек.

     

    Октябрят, пионерларны

    Хәзер белмиләр инде,

    Комсомол, коммунист та юк,

    Яңа замана килде.

     

    Эх, кайтасы иде дә соң

    Кабат шул бала чакка,

    Күпме генә теләсәк тә

    Булмый шул барып артка.

     

    Вакыт уза, яшь тә бара,

    Булмый бер дә туктатып,

    Җир шары тиз әйләнәдер,

    Утырам мин шаккатып.

     

    Искә төшә бала чаклар

    Уйланып утырганда.

    Бала чакка кайткан кебек

    Китаплар укыганда.

     

    Төшкә керә кайчакларда

    Сөн буенда комлыклар.

    Бакча артындагы тауда

    Чанада шуган чаклар!

     

    Картлык килеп ишек шакый,

    Үтте яшьлек, балачак,

    Матур мизгелләре аның

    Күңелдә сакланачак.

     

    Онытыла бик күп сүзләр,

    Мәгънәсен дә белмиләр,

    Сөйләсәң бала чакны,

    Чак кычкырып көлмиләр.

     

    Яздым әле искә алып,

    Белсен диеп балалар,

    Рәсемнәр карап булса да

    Танышып алсын алар.

     

    Балаларга истәлеккә

    Калсыннар әле болар.

    Искә алып сөйләгәндә

    Гаҗәпләнмәсен алар.

    (Бу шигырьнең авторы билгесез. Аны безгә авылдашыбыз Габдуллина Гүзәл Габделхак кызы 2024 елның ноябрендә җибәрде)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться