• Новости

    Гильфанов Рэфис Хай улынын Габдуллина Гузэл Габделхак кызы жибэргэн шигырьгэ комментарие

    Гильфанов Рәфис Хай улының Габдуллина Гүзәл Габделхак кызы җибәргән шигырьгә комментарие

     

       Рәхмәт, сеңлем! Билләхи, бу шигырьне укыганда бер мизгелгә балачакка кайткан кебек булдым. Мин дә сөйләп җибәрим әле.

      Ял көнендә әти иртән наказ бирә иде:"Малайлар, бүген капка алдында кар көрисез, мунчага чана белән ике фляга су алып кайтасыз, утын кертәсез, абзардагы тиресне чыгарасыз. Шуларны эшләгәч, уйнарга бара аласыз." Без Камиль белән эшләрне тиз-тиз башкара идек тә, тал агачыннан ясаган кәшәкәләрне күтәреп су буенча йөгерә идек. Ә анда.... Анда инде боз өсте тулы бала-чага иде: кайсы чана шуа, кайсылары хоккей уйный. Төшә идек тә, серәзе уйнарга керешә идек. Менә шулай кичке өчләр җиткәндә кайтырга чыга идек: безнең битләр кып-кызыл, бияләйләр юп-юүеш. Чалбар балаклары бозга катып самавар торбасына охшап кала иде: атлаганда бер-берсенә тиеп шалтыр-шолтыр киләләр иде. Өйгә кайтып керә идек тә,  чәй эчеп алып сәг.4 тәге кинога ашыга идек. Әни кычкыра иде:"Мунча яккан, барыгыз мунчага"-дип. Ну, киноны мунчага алыштырып буламы соң инде?!"Кайткач керербез"-дип кинога йөгерә идек. Ә клубта, мин сиңа әйтим, шыгырым тулы бала-чага. Эскәмиягә кереп утырасың, бозга каткан ыштан балаклары йомшара башлый, ләззәтле бер рәхәткә чумасың, кино башлана. Кинәт кино туктый, утны кабызып җибәрәләр.  Ни булган дисәң, киномеханик Вәгиз абый мич арасына кереп "йомышларын" үтәп маташкан малайларны берәм-берәм сүрәп чыгарып, күтләренә тибеп клубтан чыгарып бәрә иде. Менә кинодан кайтканда арганлык сиздерә башлый иде, ләззәтле бер арганлык. Кайтасың, ашап аласың да мунчага йөгерәсең. Ә ул "кара" мунчаның эссесе, мин сиңа әйтим...

       Карале, бу бала-чакны вакыт-вакыт искә алу кирәк, ләбаса! Ниндидер бер җиңеллелеккә чумасың...

     

    Гильфанов Рафис Хай улы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться