Шиабиев Мулланур- участник 3-х войн
Шиабиев Мулланур 1896 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шиһабетдин Мехамәтгалиев (1856 елгы) һәм Сәрбиҗамал Әлмехамәтова (1857 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә апалары Майбәдәр (12 яшьлек), Хөсниҗамал (7 яшьлек) һәм Гыйлмиҗамал (4 яшьлек) тора (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.447, п.115).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шиабиев Мулланурның нәселе: Мехәмәтрәхим-Мехәмәтәмин-Мехәмәтгали-Шиһабетдин-Мулланур-Багданур, Зиннур, Хаҗинур, Әхмәтнур- (Айдар Шиабиев)
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Мулланур абзыйны солдат хезмәтенә алалар. Архив документларында аның турында язмалар табып булмады. Бу Мулланур абзыйның сугышны яралану/контузиясез, авыртып госпитальгә кермичә, хәбәрсез югалмыйча һәм пленга төшмичә узу бәхетенә ирешүен күрсәтә. Ә аның сугышта катнашуын С.Ф.Таҗиевның «Туган авылыбыз Бәзәкә кайда да безнең йөрәктә» китабындагы язмадан алдык (түбәндә копиясе).

Бөек Ватан сугышы башлангач Мулланур абзыйга тагын солдат шинеле кияргә туры килә. Бондюг райвоенкоматы аны 1942 елның 15 январендә яман даны чыккан Суслонгердагы 31-нче запас бригадага җибәрә. Аннан соң кайда хезмәт иткәне турында мәгълүмәтләр табып булмады.
Бу үзе катнашкан 3-нче сугыштан да Мулланур абзый исән-имин булып авылга кайта.
Аның гаиләсендә уллары Багданур (1944 елда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала), Зиннур (Бөек Ватан сугышында катнаша, исән калып авылга кайта), Хаҗинур һәм Әхмәтнур (сугыштан соң Тын Океан флотында хезмәт иткәндә тайфун вакытында батырлык күрсәтә-бу турында сайтта язма бар) була. Бәлки кызлары да булгандыр, ләкин бездә ул турыды мәгълүмәтләр юк.
1986 елның 17 мартында 90-нчы яшендә Мулланур абзый бакыйлыкка китә һәм Бәзәкә авылы зыяратында җирләнә.