• Новости

    Волонтер - это стиль жизни

    Волонтер-ул яшәү рәвеше

     

         5 декабрь – Россиядә РФ Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы белән Волонтерлар көне буларак билгеләп үтелә.  Волонтерлык - дөньяны бәхетлерәк итү мөмкинлеге ул. Волонтерлар дөньяга җылы караш, елмаю бүләк итәләр, каты авыруларның савыгуга өметләрен үстерәләр, өлкәннәрдә яшь буынга ышанычны торгызалар һәм үзләренең эшләре белән дөньяга позитив караш тәрбияли торган  кызыклы эшләр белән шөгыльләнәләр. Волонтерлык күпләргә тормыш мәгънәсенә ия булырга да  ярдәм итә. Аларның максаты – башкалардан  матди файда көтмичә ярдәм итү. Бүгенге көндә волонтерлар күп төрле юнәлештә эш алып баралар.

         Бәзәкә авыл китапханәсендә әлеге датага багышланган «Волонтер – ул яшәү рәвеше» исемле аралашу сәгате узды. Анда волонтерларның ике буыны – көмеш волонтерлар һәм мәктәп укучылары очрашты. Китапханәче иң элек  волонтерлык эшчәнлеге һәм юнәлешләре, ни өчен кешеләр волонтерлыкка бара һәм волонтерлык хәрәкәтләре нинди проблемаларны хәл итүе турында сөйләде. Яшь буын өчен волонтер булуның өстенлекләре белән таныштырды.

         Педагог - ветеран Рәмзия апа Мөхетдинова  Бәзәкә мәктәбенең 80-90 нчы еллардагы тимурчылар эшчәнлеге турында истәлекләре белән уртаклашты. Чыгышын фотодокументлар белән тулыландырган Рәмзия апаны катнашучылар  зур кызыксыну белән тыңладылар. 

         2022 елның 24 февралендә МХО башлану белән волонтерлар хәрәкәте тагын да киңәйде һәм  волонтерлар саны бермә-бер артты. МХО турында видеоматериал караганнан соң Бәзәкә авылы халкының МХОга ярдәме турында авылдашыбыз  Ф.Галимова сөйләде.  Бәзәкә урта мәктәбе яшь волонтерларының игелекле эшләре турында укытучы В. Миңнеханова чыгыш ясады.

         Чара азагында китапханәче ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек турында әдәбият  урын алган «Дари добро от всей души» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучылар «Цветик-семицветик» дигән уенда катнаштылар.

         Волонтерлар очрашуы җылы, ихлас шартларда узды. Чөнки  аларны бит бергә изге максат -  дөньяны яхшырак итү һәм башкаларны игелекле эшләргә рухландыру  берләштерә.

                                                                           Ф.Башарова 

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться