Юбилеегыз белән, Габделхай абый!
2024 елның 11 декабрендә авылыбызның хөрмәтле аксакалы, хезмәт ветераны, районда иң беренче фермерларның берсе, Бәзәкә мәчете шурасы рәисе Набиуллин Габделхай Хикмәт улы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның гомер юлы илебез тарихында барлык борылышларны үз эченә ала: сугыш еллары, соңыннан илне торгызу алар җилкәсенә төшә. Базар мөнәсәбәтләре башлангач районда беренчеләрдән булып башкаларга үрнәк күрсәтеп авыл хуҗалыгында юл сала Габделхай абый. Тормыш иптәше Мәдинә апа белән 5 бала үстереп олы юлга чыгаралар- алар монда да үрнәк авылдашларга.
Габделхай абыйны авылдашлар, якташлар, сайт укучылары исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз! Сау- сәламәт һәм алга таба да барыбызга үрнәк булып, яшьләргә юл күрсәтеп һәм киңәшләрегезне җиткереп, авылыбызга мәчет нурын таратып озак гомер итүегезне телибез!
Түбәндә укучылар игътибарына Габделхай абыйның истәлекләрен аудиоязмада китерәбез: