Җырлы-моңлы очар кошыбыз
Дөньяга аклык, күңелләргә яктылык алып килгән кышның беренче ае шигърият сөючеләр өчен тагын бер истәлекле көн бүләк итә, ул- авылдашыбыз, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның туган көне. Исән булса аңа бүген 81 яшь тулган булыр иде.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Бәзәкә китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Җырлы-моңлы очар кошыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче укучыларны Марсель абыйның тормыш юлы, иҗатының төп темасы белән таныштырды. “Шәфкатьлелек мирас булып калсын без киткәч тә килер буынга” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, шагыйрь турында төрле елларда төшерелгән видеоматериаллар карарга тәкъдим итте. Мәдәният йорты директоры Р.Дождикова “Әлфирә” җырының Ә.Ахунҗанов исемендәге халык театры үзешчән артистына багышлап язылу тарихын катнашучыларга җиткерде. Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар тарафыннан шагыйрьнең туган як табигатенең матурлыгын тасвирлаган , игенче хезмәтен данлаган һәм әнисенә чиксез яратуын белдергән шигырьләре яңгырады.
Ф.Башарова 11.12.2024 ел