Гайнуллин Камалетдин- участник 3-х войн
Гайнуллин Камалетдин 1894 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Гайнулла Хисматуллин (1854 елгы) һәм Шәмсенаһар Низаметдинова (1872 елгы) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында апасы Минекамал (1885 елгы), абыйлары Габдрахман (1887 елгы) һәм Абзалетдин (1892 елгы), бабасы Хисматулла Ибатуллин (1807 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.475, п.360).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Гайнуллин Камалетдин нәселе: Габдрахман-Рахманкол-Хисматулла-Гайнулла-Имаметдин, Хаҗи, Авзалетдин, Салахетдин, Габдрахман (шәҗәрәдә язылмаган), Фассахетдин, Камалетдин-Муллаян, Сәетнур, Мулланур, Минегали-Рифкат, Рәвил-Рөстәм-Ризван.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Камалетдин абзыйны солдат хезмәтенә алалар. Сугыш авырлыкларын хезмәттәшләре белән бертигез алып барса да, язмышы аны саклый: ул яраланусыз, авырусыз, пленга төшмичә авылга кайту бәхетенә ирешә. Шуңа күрә архив документларында аның турында бернинди дә язма юк. Камалетдин абзыйның сугышта катнашуын С.Ф.Таҗиевның «Туган авылыбыз Бәзәкә кайда да безнең йөрәктә» китабыннан белдек (түбәндә сканы китерелгән). Тыныч тормышта озак торырга туры килми аңа. Гражданнар сугышына алынып ул Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша, 2 тапкыр авыр яралана. Аны тагын Ходай Тәгалә саклый- ул исән калып авылга кайта.
Бөек ватан сугышы башлангач 48 яшьлек Камалетдин абзый тагын солдат шинеле кия. Бондюг райвоенкоматы 1942 елда аны нестроевой частькә хәрби хезмәткә җибәрә.
Үз гомерендә өченче сугыштан да исән-имин калып Камалетдин абзый туган авылына кайта. Аның турында кызы Зөһрә Шарафетдинова язган истәлекләр белән таныштырып китәбез:
– У папы от первого брака осталась дочь Насима, год её рождения не помню. В браке с нашим мамой Гульбустан Тазетдиновной родились дети Минегали (1932), Муллаян (1930), Амина (1941) и я (1948). К моменту моего появления на свет папе было 54 года, маме – 48. Из рассказов мамы помню, что отец ушел и на Великую Отечественную войну, но, в силу возраста, не попал на фронт, а охранял немецких пленных в Казани. Он до выхода на заслуженный отдых трудился в колхозе плотником. Старая школа, мельница, фермы в Бизяках построены его руками. Дома тоже всегда что-нибудь мастерил: шкафы, кровати, детские коляски, плёл корзины. Папа умер 25 февраля 1974 года.
Бу язманы әзерләргә булышкан Вәсилә Гараевага, Рәхилә Мирзаяновага, Зөһрә Шәрәфетдиновага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!