Гайнуллин Камалетдин абзый турындагы язма белән Бәзәкә авылыннан Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында тарихи документлар белән таныштыруны тәмамлыйбыз. Исемлектә хәзер 125 кеше бар. Берсүзсез, бу исемлек тулы түгел, сугышта катнашучы авылдашларыбыз 3 тапкырдан да күбрәк булган. Беренчедән, күп тарихи документларда солдатларның туган җирен "Вятка губерниясе", "Алабуга өязе" яисә "Салагыш волосте" дип кенә күрсәткәннәр. Алар арасында авылдашларыбыз да булуы бик мөмкин. Икенчедән, әгәр солдат яраланып яки авырып госпитальгә эләкмәсә, пленга төшмәсә, хәбәрсез югалмаса, ул бер төрле дә архив документларында күрсәтелмәгән. Алар бары тик үзләре хезмәт иткән хәрби частьләрнең личный состав исемлекләрендә генә язылган. Ләкин бу исемлекләрне хәзергә архив документлары арасында таба алмадык. Сез авылдашларыбызның сугыш кырларында нинди авырлыклар аша үтүен, каты бәрелешләрдә чит җирләрдә мәңгелеккә башларын салуларын, плен газапларын күрүләрен белдегез. Алар шулай үзләренең присягасын бозмыйча авыр солдат язмышын кабул итеп алганнар!
Тагын исегезгә төшереп үтәсе килә: ел саен март-май айларында мәчетебезнең әһелләре барлык солдатларга багышлап, авылыбызга һәрберсенең исемен яңгыратып, догалар укыйлар. Алар арасында Беренче бөтендөнья сугышы солдатлары да бар. Рәхмәт безнең мәчетебезгә шундый зур һәм изге эшләренә!