• Новости

    Фэния, Ахматгали Латыйповлар: Яна ел белэн!

    Яңа ел белән!

         Кадерле, хөрмәтле авылдашларыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз! Илебезнең кайсы шәһәрләрендә яшәвегезгә карамастан, без сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлыйбыз!

         Чын күңелебездән телибез нык тазалык, иминлек, шатлыклы бәхетле көннәр! Тормышыгызга бәрәкәт, йортыгызга муллык, тәннәрегезгә сихәт, җан тынычлыгы алып килсен Яңа ел!

     

    Ак карлардан ап-ак бәхет телим,

    Озын булсын гомер юлыгыз.

    Шул гомерне ныклы саулык белән,

    Борчу-мәшәкатьсез узыгыз!

     

    Сәламәтлек булса гына,

    Гомер бәхетле була.

    Бәхетләрең булса гына,

    Гомерең озын була.

     

         Сездән бик еракта яшәсәк тә, күңелебез белән без сезгә бик якын. Сезне яратабыз, бик нык сагынабыз, изге теләкләрдә калабыз!

     

         Фәния һәм Әхмәтгали Латыйповлар. Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2024 ел, 18 декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться