Габдуллина Гүзәл: Яңа ел белән, авылдашлар!
Яңа еллар якынлашканда миңа балачагым искә төшә, бигрәк тә башлангыч класс еллары. Чыршы бәйрәмнәре җиткәч яки яңа елның беренче көнендә мин үземнең карт әбием (минем әтинең әбисе) Раузателҗинан әби янына килеп аның кулларын тотып: "Әби, әби, яңа ел җитте!" - дигәч, әбием тезеп китә иде: "И, бәбкәем, хәерле, рәхмәтле еллар булсын, ачлыклар, корылыклар, афәтләр, авыру-сырхаулар, бәла-казалар, кайгы-хәсрәтләр булмасын, патшаларыбыз бер-берсе белән тату, дус булып аралашып яшәсеннәр, илләрдә тынычлык булсын!" Аның шушы сүзләреннән соң мин аңа: "Әби, хәзер патшалар юк бит инде," - дигәч, әбием миңа аңлашырлык итеп төзәтеп: "Ил башлыклары инде," - дип куяр иде.
Балачак, яшүсмер вакыт булгангадыр инде, әбиемнең сүзләрен мин бик игътибар бирмичә генә тыңлар идем. Яшем зурая баргач, аңлый башладым. Әбиемнең йөз яшькә якын яшәү гомерендә беренче яртысы байлыкта, шатлыкта үткән булса, икенче яртысында ачлык, хәерчелек, кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килгән. Шуңа да карамастан, әбиебез бервакытта да уфтанмады, күргән авырлыкларын сөйләргә яратмады, соңгы егерме елга якын гомерен сукыраеп уздырса да, авырсынмыйча, һәр туган тыныч көнгә сөенеп шөкер итә бирде.
Менә хәзер үзем дә, әби кеше булгач, әбием сүзләрен - теләкләрен хуплап, кабатласым килә.
Хөрмәтле авылдашлар!
Киләсе Яңа 2025 нче ел хәерле-рәхмәтле ел булсын! Һәр гаиләгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, мул табыннар, дөньялар иминлеге телим. Илебездә, җир шарында сугышлар, табигать, гарасатлары, юл афәтләре булмасын, балалар ятим булмасыннар! Илләребез, көннәребез тыныч булсын! Күгебез аяз, өйләребез якты, шатлыклар белән тулсын! Бәхетле булыйк!
Авылдашыгыз Гүзәл Габдуллина-Гыйлфанова