• Новости

    Саляхетдин Тазиев: Яна ел белэн!

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Олысы да, кечесе дә көтеп ала торган бәйрәм инде безнең өйләр бусагасына якынлаша! Без аны яңа өметлэр белән каршы алабыз. Матур кышның Яңа ел төнендә серле сюрпризлар көтәбез! Узган елларда тормышка ашмаган хыялларның тормышка ашуын телибез…

    Якынлашып килүче яңа ел белән сезне чын йөрәктән тәбрик итәм, авылдашлар! Теләк йолдызларының иң яктысы сезнең учыгызга төшсен һәм тылсым кылсын: дөньяны тынычлык, мәхәббәт, шатлык, бәхет белән бизәсен!

    Барлык уйланган идеяләр һәм бурычлар тормышка ашсын. Яңа һәм өйрәнелмәгән офыклар сезнең тормышка килсен һәм яңа омтылышлар һәм яңа хыяллар ачсын. Сезгә бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, финанс җитешлеге, иминлек телим. Изге теләкләр: шатлыклы яңалыклар, көчле мәхәббәт, уңышлы карьера, күтәренке рух, нык сәламәтлек тормышта төп юлдашлар булсыннар.

    Яңа ел төнендә hәркем үзе теләгән теләкне әйтсен һәм аның тиздән тормышка ашырылачагына чын күңелдән ышансын!

    Бәйрәм белән, туганнар, бергә уйнап ускән дуслар, сыйныфташлар, коллегалар, пионерларым hәм студентларым, якташлар!

    Татарстан Республикасының атказанган, Россия Федерациясенең мактаулы югары мәктәп хезмәткәре, авылдашыгыз

    Сәләхетдин Фәрди улы Таҗиев

    Алабуга. Декабрь, 2024 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться