• Новости

    Гыйззатуллин Гилязетдин нэселе

    Гизатуллин Гыйләҗетдин нәселе

         Безнең бабаларыбызның борынгы заманнардан ук әби-бабаларыннан  оныкларына ятлатып килгән шәҗәрәләре булган. Ә 19-нчы гасыр ахырларында  бу шәҗәрәләр, кәгазьгә теркәлеп, китап формасын алган. Ләкин 20-нче  гасырның 30-нчы елларында бу беренче шәҗәрәләр китабы мәчетебездә янгын  вакытында юкка чыккан.

         Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ул вакытта рәсми булмаган рәвештә авыл мулласы вазыйфаларын үтәүче Шакиров Таҗетдин (Таҗи мулла абзый)  хәтердән, авыл аксакалларыннан сорашып, шәҗәрәләрне яңадан торгызган.  Бу шәҗәрәләр Бондюг химзаводының коңгырт төстәге  технологик кәгазь капчыкларыннан битләр кисеп алып тегелгән. Бу билгеле инде язуның сыйфатына һәм аның дистәләгән еллар саклануына уңай тәэсир итми.

         Таҗи мулла абзый вафатыннан соң бу шәҗәрәләр китабы Бәзәкә авылы укытучысы Фәйзелхак абый Хөснетдиновка  күчә. 20-нче гасырның 70-нче елларында Казаннан экспедиция белән килгән  галимнәр, бераздан кайтарып бирергә вәгъдә итеп, бу шәҗәрәләр китабын  үзләре белән алып китәләр. Бары тик 15-20 ел үткәч кенә, авылдашыбыз  галимә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова Бәзәкә шәҗәрәләрен Казан галимнәреннән табып алып, Фәйзелхак абыйга кайтарып бирә.

         Аннан соң бу документлар Фәйзелхак абыйның олы улы, бүгенге көндә Ижевка авылында мулла вазыйфаларын үтәп торучы Кәүсәр хәзрәт Гильфановта сакланалар. Турай авылы мулласы Миңлефлүр хәзрәт Минеханов  2000 еллар башында шәҗәрәләрнең яртысыннан күбрәген гәрап алфавитыннан кириллицага  күчерде. 2023 елның декабрендә шәҗәрәләрнең икенче өлешен гарәп  алфавитыннан кириллицага күчерергә авылдашыбыз Тимерхан Кәлимуллин алынды. 

         Бу шәҗәрәләр хәзер Бәзәкә авылының «Минем Бәзәкәм» (Мои Бизяки) сайтына урнаштырылган. Шуннан без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен дә табып алдык.

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Безнең нәсел: (Рахмай)-Гобәйдулла-Гыйбадулла-Гыйззәтулла-Минһаҗетдин-Гыйләҗетдин-Ильяс (Ильнар,  Марат), Ильгиз-Алмаз, Фанис.

     

         Нәселебезнең шәҗәрәсен төзегәндә авылдашыбыз, КФУ галимәсе, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың авылыбыз тарихына багышланган «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» китапларындагы тарихи чыганаклардан файдаландык.

         «Колыбель моя, Бизяки» китабының «Сводная таблица жителей с.Бизяки по  ревизским сказкам 1811-1858 г.г.» 398 битендә 36-нчы пунктта безнең нәсел күрсәтелгән:

    Рахмаев Габидулла (Гобәйдулла) 1811 елда 32 яшьлек (1779 елда туган, 1816 елда үлгән);

    Гобәйдуллин Гыйбадулла, 1811 елда 2 яшьлек (1809 елда туган);

    Гыйбадуллин Гыйззатулла, 1850 елда 3 яшьлек (1847 елда туган).

         «Колыбель моя, Бизяки» китабындагы «Материалы Первой всеобщей переписи населения 1897 года по деревне Бизяки Елабужского уезда Вятской губернии» Гыйззатулла Гобәйдуллинның гаиләсе турында шундый мәгълүмәтләр бар:

    Гыйззатулла Гобәйдуллин, 1897 елда 51 яшь, тол калган (вдовец);

    Кызы Сәрбиҗамал Гыйззатуллина, 35 яшьтә (ялгыштыр, 25 яшь булырга тиеш)

    Уллары: Минһаҗетдин, 21 яшьтә (әтиебез Гыйләҗетдиннең әтисе); Минегәрәй, 13 яшьтә, беренче бөтендөнья сугышы ветераны, 2 тапкыр яраланган.

         Әтиебез Гыйззатуллин Гыйләҗетдин (1920 елгы, 1 июль) Бөек Ватан сугышын армия сафларында каршылый: аны сугыш башланырга 1 ай кала 1941 елның 22 маенда Бондюг райвоенкоматы срочный хәрби хезмәткә чакыра.

         Әтиебез Гыйләҗетдин сугышның беренче көннәрннән үк каты бәрелешләрдә катнашып, көнбатыштан Мәскәү астына кадәр үзенең часте белән чигенә. 1941 елның азагында Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша . Шунда ук каты яраланып госпитальгә эләгә.

         1942 елның 15 июлендә 674-нче полевой подвижный госпитальнең врачебная комиссиясе Гыйззатуллин Гыйләҗетдинне хәрби хезмәткә яраксыз дип демобилизацияли. Соңрак аңа 2-нче группа инвалидлык бирелә.

    Сугыштан кайткач әтиебез Гыйләҗетдин  Гыйльменисага өйләнә. Уллары Ризалетдин (1943 елгы) туа. Ләкин никах озын гомерле булмый. Икенче тормыш иптәше Миниямал белән ике ул тәрбияләп үстерәләр- Ильяс(1955 елгы), Ильгиз (1961 елгы).

         Сугыш елларыннан башлап, демобилизацияләнеп авылга кайткач, Гиләҗетдин Гыйззатуллин колхозда эшли. Соңрак аны яшелчәлек бригадасына бригадир итеп куялар. «Кама» колхозыннан ул пенсиягә чыга.

         1998 елда әтиебез бакыйлыкка китте. Ул Бәзәкә авылы зыяратында җирләнде.

                                                      Язманы Илгиз һәм Ясминур Гизатуллиннар әзерләде

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться