• Новости

    Рэмзия Туктаманова "Балан"

    Балан

    Өй каршымда үсә бер балан,

    Тәлгәшләрен ак кар каплаган.

    Сөйләрме икән, әгәр сорасам,

    Нинди серләр балан саклаган?

     

    Очып төшеп искән җил белән,

    Тамыр җәеп үсеп киткәнме?

    Әллә әни төпләп утыртып,

    Таңнарында сулар сипкәнме?

     

    Йә, сөйләче, миңа баланым,

    Ниләр күрдең, ниләр беләсең?

    Әче язмыштанмы икән әллә,

    Әче синең кызыл тәлгәшең?

     

    Әрәмәдә үстем мин дускаем,

    Бөдрә таллар белән уралып.

    Язларында җир җылысын тоеп,

    Яшь тамырларыма юл алып.

     

    Гөрләп кенә үсеп ятканда,

    Язмышымны харап иттеләр.

    Талларымнан мине аерып,

    Чит җирләргә алып киттеләр.

     

    Хәзер менә урыным шушында,

    Яшел койма минем иптәшем.

    Талларымны сагынып елаганга,

    Әче минем кызыл тәлгәшем.

     

    Әкрен генә килеп янына,

    Аркам белән аңа сөялдем.

    Сөялдем дә әллә үзем белән,

    Әллә балан белән сөйләндем.

     

    Син баланым бер дә рәнҗемә,

    Хуҗа түгел бит без язмышка.

    Җимешләрең безне саклап калды,

    Ачлы-туклы авыр тормышта.

     

    Телләремдә тәме һаман тора,

    Бик сагынам әле дә мин үзем.

    Арыш оны белән камыр җәеп,

    Әни салган балан бәлешен.

     

    Җылы җәйдә ак чәчәккә күмелеп,

    Узган-барганнарга баш иеп.

    Ямьләп тора авыл урамын,

    Җәелеп үскән шушы баланым.

     

    Рәмзия Туктаманова, Бәзәкә авылы, 2024 ел, декабрь

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться