КЫШ БАБАЙГА ТАГЫН БЕР ХАТ
Кичке якта, бераз эшләр беткәч,
Ак кәгазьне салып өстәлгә.
Кыш Бабайга хат язарга булдым,
Ләкин белмим - ниләр теләргә?
- Байлык ише әйбер кирәк түгел,
Бөтен дөньям җитеш, түгәрәк.
Бераз гына саулык какшап тора,
Ансын бирсәң була әзерәк.
Юк, зарланмыйм, болай гына әйтәм,
Таза чаклар калды еракта.
Безнең яшьтә чирсез мөмкин түгел:
Я бил сызлый, аяк авырта.
Аларына игътибар да итмим,
Таҗлы вирусын да үткәрдек.
Калган төрле вак-төяген инде,
Дарулар да эчеп җиңәрлек.
Син Кыш Бабай бераз хәтергә ал:
Яман чирләр урап үтсеннәр.
Аннан тагын көнче, гайбәтчеләр,
Безнең яннан ерак йөрсеннәр.
Капчыгыңа бераз күчтәнәч сал,
Балаларны берүк онытма.
Аларга син иң кадерле Бабай,
Яшәсәң дә ерак котыпта.
Дөнья болгатучы бик күбәйде,
Авызлыкла бераз аларны.
Бу сугышлар бетеп, тынычлыкта,
Каршылыйсы килә язларны.
Күк йөзебез һәрчак аяз булсын,
Яшь түкмәсен иде әниләр.
Тилмерепләр көткән нарасыен,
Кайтып кочсын ирләр-егетләр.
Имин булсын иде дөньялары,
Кыен мени тыныч яшәргә?
Әллә рәхәтлеккә чыдый алмый,
Төштекме соң шушы хәлләргә?
Үтенепләр сорыйм – Кыш Бабакай,
Яңа Елга миннән шул теләк:
Бар җиһанга тыныч көннәр иңдер,
Шушы булыр безгә зур бүләк!
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.