Гаян апа төшемә керде
Күптән түгел төш күрдем: озын склад һәм 1,5 метр биеклектә эстакада. Шунда Гаян апа начальник булып эшли икән. Ә мин идән юучы. Эстакадага менгәч мине күреп, инде эшеңне бетерәсең дә икән диде.
Гаян апа төшемә керүенә бик сөендем. Күптән инде Гаян апага багышлап чыгарган шигыремне сезгә дә җибәрәсем килде:
Сугыштан соң авыр еллар...
40 бала кабул иттегез.
Дәрестән соң өйләребезгә дә,
Безне озата идегез.
Бик күбебез ятим идек,
Ач-ялангач йөрдек мәктәпкә.
Кайгы-хәсрәт баштан ашса да,
Наз өрдегез безнең йөрәккә.
Җыелышка килгән әнәйләр,
Чирек йомгакларын тыңлады,
Ә соңыннан Сезнең патефон,
«Әллүки» көйләрен уйнады.
Ул көннәрдән күпме гомер узган,
Тиздән илле яшьне тутырам.
Ә һаман да мәктәп елларын,
Хәтеремдә барлап утырам.
Әле дә булса күз алдымда,
Ярдәм итеп «Лоскут» бирдегез.
Яңа бишмәт тегеп, киеп килгәч,
Котлап миңа перо бирдегез.
Олыгайгач искә төшә икән,
Бала чакта гына аңламадык.
Сезнең биргән асыл киңәшләрне,
Күңел биреп Сезне тыңламадык.
Рәхмәт, Гаян апа, Укытучым,
Чын йөрәктән белем бирдегез.
Барысы өчен Сезгә телимен:
Шат, бәхетле, таза булыгыз!
Гаян апам бу шигыремне укырга өлгерде. Укыганда күңеле тулып күзләреннән яшьләре чыккан (моны миңа авылдашым Хан кызы Галимә әйтте). Уйлагандыр, бәлки, ничә еллар читтә яшәсә дә, онытмай диеп. Яхшылык бервакытта да онытылмай шул! Урыныгыз оҗмахның түрендә булсын, Гаян апам!
Фәния Латыйпова (Кәримова), Железногорск шәһәре, Красноярск крае. 2025 ел, январь ае