• Новости

    Мин хэм хонэрлэр доньясы

    Мин һәм һөнәрләр дөньясы

     

        Һөнәрләр дөньясы бик зур, бүгенге көнгә алар 40 меңнән артык,  ә белгечлекләрен дә кертеп алар 50 меңнән артык.  Өстәвенә ел саен биш йөзгә якын яңа белгечлек барлыкка килә һәм шул кадәр үк юкка чыга яки үзгәрә. Тормышыбызда күп нәрсә: уңышларыбыз һәм уңышсызлыкларыбыз, карьера үсеше, матди һәм социаль хәлебез, эчке халәтебез һәм хәтта сәламәтлегебез дә һөнәрне дөрес сайлауга бәйле.

       Укучыларны һөнәр сайлауның тормышчан ысулы белән таныштыру, аларга теге яисә бу һөнәр ияләренә хас сыйфатлар турында мәгълүмат җиткерү һәм үз мәнфәгатьләреңне һәм сәләтләреңне билгеләүдә ярдәм итү өчен «Мин һәм һөнәрләр дөньясы» дигән дәрес-уен үткәрелде. Балалар «Һөнәрләрне  бирелгән хәрефләр буенча билгелә», «Иң – иң», «Һөнәреңне бел» конкурсларында, «Мәкальне төгәллә» дигән уенда катнаштылар, «Һөнәр сайлауның  төп нигезләре» анкетасы буенча үзләренең һөнәр сайлау теләкләрен билгеләделәр.

     

    Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться