• Новости

    Улыма

    Улыма

     

    Газиз балам, газиз улым,

    Син бит минем кояшым.

    Озын гомер телим сиңа,

    Бәхетле бул, сабыем.

     

    Нәни килеш алып кулларыма,

    Йөрәк җылым белән җылытып,

    Ул мизгелләр һаман хәтеремдә,

    Кочагымда сөйдем сыенып.

     

    Үз балаңны иркәләүдән,

    Татлы вакыт бармы соң?

    Якты дөнья тәмен тоеп яшә,

    Татып гомер файдасын.

     

    Шаянлыгың һәм шуклыгың,

    Аткан уктан җитезрәк.

    Сау-сәламәт булып үс син,

    Бул син безгә зур терәк.

     

    Газиз улым, сабый балам,

    Син минем май кояшым.

    Яз аенда туып, аваз салган

    Нәни кошым, Аязым!

                  Раилә Гирфанова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться