• Новости

    Самовар

    Самовар

    Өстерәп алып чыгардым мин аны колагыннан, 

    Инде бик карт самоварны, әнкәйнең чоланыннан... 

     

    Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач, 

    Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә: 

     

    "Танымадым сине"-ди," Олыгаеп киткәнсең... 

    Синең белән күрешкәнгә, күпме вакыт үткән соң? 

     

    Ничә бала, минем янда, гөрләп утыра иде...!? 

    Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем... 

     

    Чәйләремне, барыгыз да, яратып эчә иде, 

    Өске ягымда, тезелеп, йомырка пешә иде... 

     

    Күршеләр керә, кичләре күңелле үтә иде... 

    Байлык юк, тик кайнар чәем барына да җитә иде..." 

     

    Кайнады да самоварым, бер мәлгә тынып калды: 

    "Хәзер ничек, яшисең соң ?" - дип миңа сорау салды. 

     

    "Хәзер бар да бар, өйләрдә, газлар яна, тамак тук, 

    Өстәлләрдә самовар юк, йөрәкләрдә җылы юк... 

     

    Хәзер кешеләр күршегә, ни өчендер, кермиләр, 

    Күберәге күршесендә кем яшәвен белмиләр... 

     

    Җаннарыбыз яшеренгән, яхшы туннарга төреп... 

    Бикләнгәнбез ... чоландагы иске самовар кебек... 

     

    Менә шулай яшибез!"-дип самоварга күз аттым... 

    - Бар, күршеңне чакыр!-диде, 

    Самоварны яңарттым... . 

     

    Гөлфия Низамутдинова (Гүзәл Габдуллина дәфтәреннән)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться