• Новости

    Кэлимуллин Мулламехэмэт Кираметдин улынын сугышчан язмышы

    Кәлимуллин Мулламехәмәт Кираметдин улының сугышчан язмышы

         Кәлимуллин Мулламехәмәт Кираметдин улы 1922 елда Бәзәкә авылында Кираметдин (1893 елгы) һәм Минехәят (1897 елгы) Кәлимуллиннар гаиләсендә иң беренче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләсендә Мәүгидә (1924 елгы) Марфуга (1925 елгы) һәм Фәрәхетдин (1927 елгы) була. Әтисе Кираметдин беренче бөтендөнья сугышы ветераны, соңыннан Бөек Ватан сугышы аңа тагын солдат шинеле кидерә. Ул сугыш беткәч 1945 елда демобилизацияләнеп авылга кайта. Ләкин олы улы Мулламехәмәт Бөек Ватан сугышында мәңгелеккә ятып кала. Бу язмада Мулламехәмәт абыйның сугышчан юлы белән таныштырып китәсе килә.

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Кәлимуллин Мулламехәмәт («Талтиннар») нәселе: Сәлиш-Гәликәй-Нигъмәтулла-Кәлимулла-Кираметдин-Мулламехәмәт (Фәрәхетдин)-Тимерхан-Ренар-Раяз, Фәрит-Марат, Рәүфәт-Радик-Җәлил, Рөстәм-Кемаль.                

         Бөек Ватан сугышы башланырга 5 көн кала 1941 елның 17 июнендә Бондюг райвоенкоматы Мулламехәмәт Кәлимуллинны РККАга хәрби хезмәткә алып 20 кешелек команда белән Киев махсус хәрби округына кергән Владимир-Волынский шәһәрендәге 2-нче укрепленный районга җибәрә. Алар командасы башта Тихие горы пристаненнан Казанга, аннан тимер юл белән Мәскәүгә, Мәскәүдән инде Киевка һәм көнбатыш чикләрдәге Владимир –Волынский шәһәренә барырга тиеш була. Ул вакыттагы транспортның йөрү тизлеген, юл билетларын озак көтүне исәпкә алсак, алар командасы  22 июньдә сугыш башлангач Мәскәү тирәсендә туктатылып, башка юнәлешкә җибәрелгән булырга тиеш дип фараз итәбез. Әгәр дә командалары 2-нче укрепрайонга барып җиткән булса, алар бөтенесе дә диярлек шундагы канкойгыч сугышларда ятып калган булыр иде, сирәк кенә исән калганнары «Киевский котел»да югалырлар иде. Ә бит Мулламехәмәт абый 1942 елның октябрендә әле исән булып әти-әнисенә хат язган.

         Бондюг райвоенкоматының 1947 елның 13 январендәге №1651 донесениесендә Мулламехәмәт абый, әти-әнисе сүзләреннән, соңгы хатын 1942 елның октябрендә ПП ст.294 тән (передвижная почтовая станция) язган дип әйтелә. Бу ППС 170-нче укчы дивизиягә карый. Шуны да әйтеп китәсе килә: 170-нче дивизиянең архив документлары арасында Кәлимуллин М.К. турында бернинди дә язмалар табылмады (үлгән, хәбәрсез югалган, яраланган һ.б.). 1942-43 елларда инде мондый югалтуларны исәпкә алу тәртипкә салынган була бит югыйсә. Әллә Бондюг РВК сы писарьлары ялгыш яздымы икән ППС 294 дип? Яисә Мулламехәмәт абыйның хаты ниндидер сәбәп белән ППС 294 почтасы аркылы үтеп, аның штампы сугылдымы икән? Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Мулламехәмәт абый 170-нчы укчы дивизиядә хезмәт итмәгән дип әйтергә була. Димәк, башка чыганаклардан агың турында язмалар әзләргә кирәк булачак.

          Оборона Министрлыгының архивларында Калимуллин М.К. га кагылышлы бер кызыклы документ табылды. Кызганычка каршы, документта фамилиясе һәм инициаллары гына күрсәтелгән. Бу документ Мулламехәмәт абыйга кагылышлы түгелме икән дигән фикер барлыкка килде. Чөнки 15-нче гвардия кавалерия дивизиясе исеме 55-нче кавалерия дивизиясенә 1943 елның 14 февралендә бирелә. Ә 55-нче кавалерия дивизиясе Мәскәүдән ерак булмаган Ковров шәһәрендә 1941 елның 19 июлендә оештырыла башлый. Мулламехәмәт абый бу вакытта 1 ай тирәсе Мәскәү тирәсендәге  берәр запас полкта яисә «Военнно-пересыльный пункт»та «школа молодого бойца»  үткән булырга тиеш. Бу дивизиядә бик күп татар егетләре хезмәт иткән (түбәндә китерелгән югалтуларның «Именной список»ында татар фамилияләре күп). Димәк, дивизиянең формированиесенә Татарстаннан килгән командалар җибәрелгән. Шулар арасында Мулламехәмәт абыйның командасы булуы да бик мөмкин.

        Бу документта Кәлимуллин М.К. ВЛКСМ члены дип күрсәтелгән. Мулламехәмәт абыйның сугышка кадәр авыл активисты, комсомолец булуын искә алсак, бу безнең авылдаш дигән фикер тагын да ныгый төшә.

         Кәлимуллин Мулламехәмәт Кираметдин улының югарыда язылган язмышының 15-нче гвардия кавалерия дивизиясе белән бәйләнгәне, чынлыкка якынрак дип уйлыйбыз. 1942 ел азагында инде Кызыл Армиядә югалтуларны исәпкә алу тәртипкә салынган була. Кәлимуллин М.К. ның эзе 15-нче гвардия кавалерия дивизиясендә генә күрсәтелгән.

         Мулламехәмәт  абыйның әти-әнисенә үлүе, хәбәрсез югалуы турында бернинди «Извещение» да килмәгән. Ни өчендер, «Именной список безвозвратных потерь»да Кәлимлллин М.К.ның өй адресы күрсәтелмәгән. Димәк, аның әти-әнисенә «похоронка» китмәгән дә булуы мөмкин. Тагые ул вакытта еш кына адресын дөрес язмыйча, «Извещение» әти-әнисенә түгел, бөтенләй башка республикага киткән очраклар да булган. Анда инде бу документ бөтенләй башка райвоенкомат архивына тегеп куелган.

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться