• Новости

    Яшьлек бар кунелдэ, шуна да сагынып яшибез

    Яшьлек бар күңелдә, шуңа да сагынып яшибез

          Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгенең чираттагы чарасы “Яшьлек бар күңелдә, шуңа да сагынып яшибез” дигән темага әзерләнгән иде.

         Яшьлекләре совет чорына туры килгән хәятлеләр  конкурслы уен программасында яшьлек иленә сәяхәт иттеләр: “Кызыклы викторина” сорауларына җавап эзләделәр, “СССР кибетләрендәге бәяләр” не билгеләделәр, мәдәният – сәнгать өлкәсеннән  “Яраткан фильмнар”,  “Артистны таны” дигән уенда катнаштылар, 70-80 еллар артистларына кушылып  “Ретро-җырлар” башкардылар.

         Яшьлек – кеше тормышында могҗизалы бер чор. Бу чиксез мөмкинлекләр, сәяхәтләр, фантазиянең иҗади очышы, яңа тәэссоратлар алу, алга бару вакыты. Ләкин, яшьлек ул – кешенең эчке бер тоемлавы да, ул яшькә бәйле түгел дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Кайбер кешеләр олы яшьтә булсалар да яшьләр кебек, күңелләре күтәренке, активлар, тормыш сөючәннәр. Конкурслы-уен программасында катнашкан хәятлеләр дә шуны исбатладылар.

     

                                                                                                                     Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться