Фәйзелхак Хөснетдинов. Безнең авыл-зур авыл, туры юлда тора ул
«Яңа Кама» газетасы, 1977 ел, 28 октябрь
Менделеевскидан көнчыгышка таба хәтсез генә биек үргә менеп киткән олы асфальт юл, шул үр өстеннән караганда түбәндә тезелеп торган ак резервуарлар артындагы зәңгәр томанлыкта күренеп торучы районыбызның иң зур авылларыннан берсе булган Бәзәкәгә илтә.
Бераз тарихтан
Бүгенге Бәзәкә турында сөйләүгә күчкәнче, аның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр булган хәлен искә төшерик.
Революциягә кадәр авыл халкы тәмам фәкыйрьлектә яшәгән. Чөнки алар бер яктан патша чиновниклары, икенче яктан байлар, муллалар изүе астында булганнар. Крестьяннар кулында җир бик аз булган. Агач сука белән эшкәртелгән бу җир уңышны аз биргән. Бик тырышып эшләгән крестьяннар да үз җирләреннән алган уңыш белән үз гаиләләрен яңа уңышка кадәр туйдыра алмаганнар. Яңа ашлык җиткәнче крестьян бурычка сорап байга бармыйча булдыра алмаган. Өстәвенә, бетмәс-төкәнмәс җыемнар, һәр төрле налоглар крестьянның үзәгенә үткән. Налог түләмәгән өчен дип староста аның артык түшәген, самоварын алып чыгып киткән. Тәмам бөлгенлеккә төшкән крестьяннар, җирләрен кулакка сатып, батракка әверелә барганнар.
Крестьяннарның бер өлеше очны-очка ялгый алмагач, авыл хуҗалыгы эшләреннән бушаган арада капиталист Ушковка вакытлычы эшкә ялланган. Алар җәй көне баржадан тоз, ташкүмер чыгарганнар, ә кыш көне шуларны үз атлары белән Озын таудан (Тихие горы) меңгереп, Ушков заводына ташыганнар. Завод өчен кәрзиннәр үргәннәр, кыршау кискәннәр. Тик салкын-бураннарда көне-төне эшләп алган бу акча тамактан артмаган.
Революциягә кадәр Бәзәкәдә фәнни белем бирүче мәктәп булмаган. Балалар мәдрәсәдә дин сабагы укыганнар. Шуңа күрә укый-яза белүчеләр тик югары катлау арасында гына булган.
Халыкка медицина хезмәте бөтенләй күрсәтелмәгән. Чәчәктән ел саен бик күп балалар яки гомерлеккә гарип булып калган. Ул вакытта «кара әпсе зәхмәте» дип аталган аппендицит һәм еш кабатланып торган тиф, чума эпидемияләре бик күп кешеләрне вакытсыз кабергә керткән.
Авыл халкы арасында дини хорафатларга ышану көчле була. Теге яки бу кешенең убыр, җен, абзар иясе күрүе турында хәбәрләр авылда еш таралып торган. «Кара йөзләр», «Татар хатыны ниләр күрми» дигән әсәрләрдә чагылган аяныч вакыйгалар Бәзәкә авылы тарихында да булып узганнар.
Авыл кешеләре киндерне үзләре сугып кием-салым теккәннәр. Кышкы буранда да, җәйге эсседә дә, көзге пычракта да аякта чабата булган. Кыш көне кешеләр өйдә бозаулар, бәрәннәр белән бергә яшәгәннәр. Куыклы лампа тик таза хәлле крестьян йортларында гына янган.
Авыл халкына бер төрле дә культура хезмәте күрсәтелмәсә дә, «Сабан туе», «Түгәрәк тал», «Корбан суы» дип аталган массовый халык бәйрәмнәре ел саен уздырылган.
Яшьлек үзенекен иткән. Авыл егетләре һәм кызлары тула, орчык, каз өмәләрендә яки аулак өйгә җыелып җырлап-биеп күңел ачканнар.
Бөек Октябрь кояшы астында
Бөек Октябрь социалистик революциясе кояшы Бәзәкә өстенә дә үзенең нурларын сибә. 1917 елның ноябрендә Бәзәкәдә демонстрация уздырыла һәм шунда Совет власте игълан ителә. Демонстрацияне оештыруда авылдашларыбыз Вафа Сәйфуллин, Мәхмүт Сәйфуллин, Хаҗи Мәхмүтов, Муллахмәт Хөснетдинов катнаша.
Авылда яшь Совет властен ныгытуда, хөкүмәт директиваларын тормышка ашыруда Әхтәмҗан Гаффаров, Госман Бәшәров, Камалетдин Тимергалиев, Хикмәтулла Гайнуллин, Нәбиулла Гыйззәтуллин, Фәйзерахман Шакиров, Насрый Батталов, Шәхми Гайсин, соңрак Гыйльфан Гыймазетдинов, Гатаулла Көләчев һәм башкалар актив эшләгәннәр.
Яшь Совет илен акгвардиячеләрдән, интервентлардан саклап калуда бәзәкәлеләр үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бик күпләр үз теләкләре белән Кызыл Армия сафларына китә. Берничә дистә кеше дошманнарга каршы сугышларда һәлак була. Азин дивизиясенең мактаулы пулеметчысы Шәех Габбасов, ЧК солдаты Камали Гайнуллинны авыл кешеләре яхшы белә. Гражданнар сугышы ветераннары Минәхмәт Гәрәев, Мулланур Шиабиев, Сәхибеләхмәт Хаҗиев, Минһаҗ Таҗиев, Мөхәмәтдин Сираев, Хаҗи Мәхмүтовлар югарыды сөйләгәннәргә җанлы шаһит булып торалар.
1930 елда егермебишмеңче Кандаков җитәкчелегендә берничә хуҗалык колхозга берләшә. Колхозыбызның иң өлкән ветераннары булган Гәбделхак Хөснетдинов (ул чакта фермада учетчик булып эшләгән, хәзер колхозның баш бухгалтеры) һәм колхозга районнан кайтартылган сыерларны саклаучы, ә соңгы елларда озак вакыт ферма мөдире булып эшләп, әле быел гына лаеклы ялга чыккан Нуриәхмәт Фәтхуллиннарның сөйләвенә караганда ул вакыттагы колхоз бик зәгыйфь, бик аяныч хәлдә була. «Көтүдән кайткан сыерларын ябарга урын булмагач, авылның бер тыкрыгын ике баштан бүлеп утар ясадык»,-диләр алар. Аннан соң кулаклардан тартып алынган хуҗалык ишегалларында ферма оештырыла. Колхозда нибары берничә ат һәм берничә сабан була. Ниһаять, дүрт ел эчендә авылның барлык крестьяннары диярлек колхозга берләшеп бетәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең бәйсезлеге, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен бәзкәлеләрдән 241 кеше фашист илбасарларга каршы сугышта һәлак булды. Алар бүгенге көннең матурлыгы өчен корбан булдылар.
Чагыштырып узыйк
Без 1957 елда Бөек Октябрьнең 40 еллыгын бәйрәм иткәндә «Кама» колхозының ирешкән уңышларын күрсәтеп: «Быел колхозыбыз кырларында 3 трактор, 3 комбайн, 1 виндоуэр эшләде. Колхозыбызда 3 автомашина бар.э колхоз фермаларында 325 баш мөгезле эре терлек, 574 баш сарык, 315 баш дуңгыз исәпләнә»,-дип горурланып язган идек.
Бүгенге «Кама» колхозы-чын мәгънәсендә үскән, көчле, интернациональ хуҗалык. Ул үз эченә биш авылны һәм бертугандай тату яшәүче өч милләт кешеләрен берләштерә. «Кама» колхозы Бөек Октябрьнең 60 еллыгын менә нинди күрсәткечләр белән каршылый: колхозыбызның 4800 гектар чәчүлек җире, 1800 гектар болыны, 20 гусеницалы тракторы, 20 көпчәкле тракторы бар. Шуның өстенә «Сельхозтехника»ның «Кама» колхозы хатын-кызлары бригадасы кулында «Беларусь» маркалы сигез трактор исәпләнә. Хуҗалык басуларын «Колос», «Сибиряк» маркалы 17 комбайн били, 13 йөк автомашинасы, ЗАВ-10, КЗС-20 маркалы катлаулы ашлык чистарту һәм киптерү агрегатлары, бик күп санлы башка авыл хуҗалыгы машиналары белән эш итәбез хәзер. Колхоз фермаларында 1850 баш мөгезле эре терлек, 700 баш дуңгыз, 1100 сарык, 3500 куян асрала. Бу терлекләрнең күпчелеген урнаштырырлык итеп механикалаштырылган типовой фермалар салдык.
Колхоз 1976 елда 1 714 000 сумлык продукция җитештерде. Капитал салуларга 451 000 сум акча тотылды, акча доходы 1 014 000 сум булды.
Зур байлыгыбыз-кешеләр
Әлбәттә, хуҗалыкның шундый биек үрләрне явлавы, соңгы елларда партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең эзлекле үткәргән чаралары, колхозчыларыбызның фидакарь хезмәте һәм колхоз җитәкчеләренең оста җитәкчелек итә белүе нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Бездә хезмәткә намуслы караш белән хуҗалыкны үстерүгә бөтен көчен, энергиясен биреп эшләүче иптәшләребез байтак. Аларның тырышлыклары хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде.
Тракторчы Василий Осипович Попов Ленин ордены белән, мезанизатор Александр Иванович Ефимов һәм 1958 елдан бирле хуҗалыкка оста җитәкчелек итүче Баян Вәлиевич Әхмеров-Октябрь революөиясе ордены, беренче бригада бригадиры Мулланур Фәссахович Фәссахов-Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ферма мөдире Василий Семенович Александров, шофер Фоат Хикмәтович Гайнуллин, учетчик Шәяхмәт Миннәхмәтович Миннәхмәтовлар- «Почет билгесе» орденнары белән, ... фермасы мөдире Флера Кашбиева, сыер савучы Пелагея Семеновалар-3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән, 86 кеше төрле медальләр белән бүләкләнделәр. Шул исәптән партком секретаре Мехәмәтнур Миңнеголов һәм аның хатыны Минҗиһан «Почет билгесе» орденнары алдылар.
Бәзәкә авылы милек ияләренең бүген тормыш-көнкүреш шартлары белән чагыштырыйк. Авыл халкының барысы да диярлек калай, шифер түбәле зур йортларда мул тормышта яши. Кайберәүләр Кама буе нефть промыслларында эшли.
Бүгенге көндә Бәзәкә авыл Советы территориясендәге шәхси хуҗалыкларда 26 җиңел машина, 121 мотоцикл, һәр йортта диярлек телевизор бар. Өйләрдә, урамнарда, колхоз объектларында Ильич лампалары балкый.
Совет власте елларында Бәзәкә мәгариф һәм культура өлкәсендә бик нык үсте. Барлык фәннәр буенча кабинетлары булган урта мәктәп, 50 урынга исәпләнгән интернат, балалар бакчасы, колхоз правлениесе, авыл Советы, ике китапханә, почта бүлеге, медицина пункты, 4 магазин, Культура йорты һәм башкалар эшли.
Бәзәкә урта мәктәбен 1955 елдан алып 987 кеше тәмамлады. Шуларның йөздән артыгы илебезнең югары уку йортларын тәмамладылар, илебезнең төрле почмакларында эшлиләр. ...учреждениеләрендә һәм колхозда югары һәм махсус урта белемле кадрлар эшли. Аларның күбесе Бәзәкә урта мәктәбенең шәкертләре.
Бүген Бәзәкә авылы хезмәт ияләре, илебезнең барлык халыклары кебек, зур рухлану белән яңа Конституцияне өйрәнәләр. Бөек Октябрьнең 60 еллык юбилеен тагын да югарырак күрсәткечләр белән каршыларга омтылалар.
Ф.Хөснетдинов, укытучы
Бу 48 ел элек «Яңа Кама» газетасы битләрендә басылган материалны архивлардан эзләп табып сайт укучыларына тәгъдим иткән Тимерхан һәм Физүнә Кәлимуллиналарга зур рәхмәт! Әле тагын авылыбызга кагылышлы архив язмалары белән таныштырырбыз.