• Новости

    Халкым илхамы

    Халкым илһамы

       2025 елның 15 февралендә татар халкының бөек җырчысы – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның тууына 90 ел тула.

    Татар музыка мәдәниятенең бер эпохасы И.Шакировка нисбәтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып торды. Легендар сәхнә остасын еш кына татар моңына маяк куючы, дип атыйлар.

        12 нче февральдә Бәзәкә авылы китапханәсе укучыларын  җырчыга багышлап “Халкым илһамы” дигән әдәби-музыкаль кунакханәгә җыйды. Китапханәче яраткан җырчыбызның  сугыш елларына туры килгән авыр балачагы, “халык дошманы баласы” булуы аркасында олы тормышка юл салганда күргән-кичергәннәре турында сөйләде.  Р.Мөхетдинова “Безнең мирас” журналының беренче санында дөнья күргән,  төрле елларда вакытлы матбугат битләрендә басылган материаллар, Ф.Галимова И.Шакировның 75 яше уңаеннан басылып чыккан  китаптан замандашлары язган истәлекләр белән таныштырды. Китапханә укучылары Т.Сибгатуллина, Р.Туктаманова  шагыйрьләрнең җырчыга багышлап язылган  шигырьләрен укыдылар. “Чорлар аша узып бер моң килә” дигән китап киштәсендәге  әдәбият белән таныштылар.

        Һәм, әлбәттә, рәхәтләнеп җыр дөньясында гизделәр. Моң патшасының “Әдрән диңгез”, “Ак калфакның табылган чагы”, “Кара урман” , үзе көй язган “Идел буе каеннары”, “Гөлмәрьям” һ.б. җырларын тыңладылар, җырчының авылдан-авылга йөреп концертлар куйган елларда Бәзәкә мәдәният йортындагы чыгышларын  сагынып искә алдылар.  

     

    Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться