Илһамга
Илһам диеп әллә фәрештәләр
Исемеңне әйтеп куйганмы?
Учлап кына түгел, йөге белән
Ишеп биргән Раббым илһамны.
Кайсы кылларыңны чиртеп Илһам
Чыгарасың микән моңнарың?!
Бар йөрәгең белән якын тоеп
Җырлаганда халкым җырларын.
Илһам җырлый моңлы татар көен,
Эретерлек итеп туң җанны.
Киң канатын җәйгән бөркеткә тиң,
Айкый җыры бөтен җиһанны.
Тыңлый синең җырны киң болыннар,
Тыңлый синең җырны кара урманнар,
Тыңлый синең җырны илем халкы,
Тыңлый сагынып илен җуйганнар.
Ай былбылым, вай былбылым диеп
Сибелә җыр әллә кайларга.
Туган җиргә мәдхия җырлаган
Илһам җыры яшәр җаннарда.
Р.Туктаманова 10 февраль 2025 ел