• Новости

    Мансур кыйссасы

    Мансур кыйссаы.

     

    Әльхәмдүлиллаһ!

      Гүзәл сеңлем! Менә бу син җибәргән җырны тыңлагач, "кылт" итеп ерак балачакта  булган бер гыйбрәтле хәл исемә төште.

       1959-60 нчы еллар, яз көннәре, апрель башлары булса кирәк. Күк  зәп-зәңгәр, кояш кыздырыпмы кыздыра. Мәктәптән кайттым да, чәй эчеп алып  урамга чыгарга җыена башладым. Кая инде ул дәрес хәзерләү, әнигә: "Кайткач карармын әле"- дип чыгып та киттем. Беләм, бүген мәктәптә Әмир  (Гильфанов) абыйлар: "Су буена боз агызырга төшәбез"- дип сөйләгән иде. "Юләр, мондый  тамашаны күрмичә калып буламы соң?! Үкенерсең соңыннан үзеңә " - дип,  ашыга-ашыга инеш буена Шәйхеләхмәт (Шәйпәт) абыйлар турына инеш буена  ашыктым. Төшсәм, анда бала- чага, араларында бездән 2-4 яшькә зурырак  абый-апалар да күренә. Ә инештә берсе өстенә-берсе өелеп, дөбер-шатыр  китереп бозлар ага. Алар бәрүеннән инеш аша салынган басма баганалары да  ыңгырашып алалар кебек тоела.  Гимазетдинова (Мөхетдинова) Рәмзия апа да бар - минем  ише түбән класс укучыларына ниндидер здание биреп маташа. Иптәшләрем  мине дә үз яннарына чакырдылар, бардым. Кыскасы, бөтен кешене (20 ләп  бала) ике командага бүлделәр. Бала-чага командасын, шул исәптән мине дә,  инеш басмасыннан югарыда, Башарова Мәүлидә апалар турындагы тирес  өеменә җибәрделәр. Безнең бурыч - яр кырыннан агып баручы бозларга тирес  саламы ыргытып, ут төртеп агызып җибәрү. Ә басма өстендә торучы зурлар  командасы, таяк- күсәкләр белән шул агып баручы ут учакларын суга төртеп  төшерергә тиешләр иде. Китте, мин сиңа әйтим, эш худка- кызык! Без  агызып җибәргән утлы учаклар, пароход кебек төтеннәрен таратып ага бирә,  ә басмадагылар көчкә өлгерә аларны сүндерергә - су буе гөрләп тора  бала-чага тавышынан. Шулай "мәш" килеп сәгатькә якын выкыт үтте булса  кирәк. Кинәт бөтен су буена шөбһә салып, Рәмзия апаның "чырр" иттереп  кычкырган авазы ишетелеп китте. Карасак, басма өстендәгеләр  таяк-күсәкләрен ташлап ашыга-ашыга басмадан чыгып маташалар. Моны күреп  без дә эшебезне ташлап, ни булганын аңламыйча  басып, катып клдык. Нидер  булды күрәсең- беребез хәлне аңлашырга зурлар янына йөгерде дә тиз  арада кире килеп тә җитте, "Малайлар, тизерәк өйләрегезгә кайтыгыз,  Мансур абый (Ахметзянов - "Борчак") суга төшеп агып киткән". Истә  калганы шул булды - Рәмзия апа чыр-чыр кычкырып тауны менеп җитте булса  кирәк- ишетелми башлады. Әйттеләр: "Ул Мөхәммәтдин абзыйга әйтергә  чапты"- диделәр.

      Ә без, борыннар салынды, Мансур абый бик  кызганыч иде, инде исән-сау калса ярый, Мөхәммәтдин абзый озын саплы  багоры белән тота алды микән Мансурны, юкмы? - билгесез.

        Мин шомлы бер кыяфәттә өйгә кайтып кердем. Әти мине күрү белән: "Сөйлә, ни булды?"- диде. Мин:"Булмады,  менә Мансур гына инештә агып  китте"- дидем. "Ничек инде агып китте?"-диде. Мин бәйнә-бәйнә сөйләп  бирдем, миңа чүт каеш эләкмәде. Әти кичке якта мәктәптән кайткач  сорадым:"Мансур абый исәнме, судан тартып чыгарганнармы?" "Чыгарганнар,   Мөхәммәтдин абзый багор белән тартып чыгарган. Мансурны Бондюг  больницасына озатканнар."-диде. 

       Мансур абый больницада  озаклап ятты булса кирәк: мәктәпкә дә йөри алмады, җәй көне дә күренмәде  - язгы суда үпкәсенә суык тигергән диделәр. Мин дә шул яздан соң озак  еллар күрә алмадым аны. Менә шулай еллар үтте. 

      2013 елның  августы иде бугай. Мин авылда әти-әнине карауда идем. Мәчеттә өйлә  намазын укыгач, Зәйнак абыйларга да кереп чыгыйм әле - дип алар турына  җиткәч, бер легковой килеп туктады. Карасам, сөбехән Аллаһ, Мансур абый,  минем яшьлек дустым, кайнар гына күрешеп алдык. "Мин сине суга  төшкәнеңнән бирле күргәнем булмады, ничек булды ул хәлләр?"- дип  сораштыра башладым. Ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Шаккаттырганы шул булды  - суга төшкәч аны Мөхәммәтдин абзый түгел, ә Фәссах абый коткарган  булып чыкты. Фәссах абый Фәйзелхак абыйлар турында инешнең аръягында  басма аша чыгарга маташканда агып баручы Мансурны күреп ала да, су  өстенә сыгылып төшкән сары тал агачына үрмәләп су өстенә керә. АЛЛАҺНЫҢ  рәхмәте белән Мансур абый нәкъ шул турыга агып килә, Фәссах абый үрелеп  бер кулы белән Мансур абыйны эләктереп тә ала. Менә шулай исән кала  Мансур абый.

       Мин шаккатам, бу хәлләрне искә  алып. Ничек чая булганбыз да, ничек олылар битараф булган: язгы ташу  вакытында инеш буена бала-чаганы һич кенә җибәрергә ярамый, ләбаса?!

        Ә шулай да ничек кызык иде !!!

        Мансур абый исә, малай чакта бик тә гадел, яхшы дус булып хәтергә кереп калды, урыны җәннәттә булсын!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться