• Новости

    Кешегэ кеше кирэк

    Кешегә кеше кирәк.

    Ә кешегә бары кеше кирәк,

    Маяк сымак әйдәп баручы.

    Ерак юлдан кайтып кергән чакта,

    Бер елмаеп каршы алучы.

     

    Ә кешегә кеше кирәк икән,

    Кулларыңнан тотып сыйпаучы.

    "Үземнеке" диеп янып торып,

    Бар галәмне саклап торучы.

     

    Үзең генә дөнья бармый икән,

    Сөйгән ярың кирәк яныңда.

    Бер һаваны икәү сулар өчен,

    Бер гомерне бергә сакларга.

     

    Тәмле йокыңны да бүлешергә,

    Күңеллерәк булыр бергәләп.

    Бер-береңә рәхмәт әйтеп яшик,

    Яннарымда бары син кирәк!

     

    Дөнья булгач бары да бар,

    Караңгы төн, якты көне дә.

    Бер гомерне ике яшәмибез,

    Алып барыйк саклап барын да!

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться