• Новости

    Эх, кайтасы иде балачакка...

    Эх, кайтасы иде балачакка...

     

    Эх, кайтасы иде балачакка,

    Урамнардан килә узасы.

    Туп тибәсе килә аланнарда

    Аяк киемнәре тузганчы.

    Тубы да бит аның авылыбызда

    Берәү иде, булса икедер...

    Кыз, малайлар бергә уйнап үстек,

    Туп артыннан бергә йөгердек...

    Билсәпиттә йөрдек, чиратлашып,

    Бөтен кешедә дә юк иде.

    Көне буе йөрдек урамнарда,

    Тамагыбыз һәрчак тук булды!

     

    Эх, кайтасы иде балачакка,

    Су керергә инеш буенда.

    Балык тотып, уха пешерүләр,

    Мәңге калыр минем уемда.

    Шул кечкенә инеш суларында

    Казлар белән бергә су кердек.

    Бик бәхетле идек, без үскәндә

    Мәктәпкә дә гел җәяү йөрдек...

     

    Эх, кайтасы килә балачакка,

    Аланнарда көтү көтәргә.

    Качкан сыерларны эзли-эзли,

    Яланаяк елга кичәргә.

    Басуларда өмә сыман җыелып,

    Чөгендерен эшләп үстек без...

    Печән чаптык гади чалгы белән,

    Пычкы белән утын кистек без.

     

    Эх, кайтасы иде балачакка,

    Күрсәтәсе иде яшьләргә....

    Җиң сызганып, дөнья тәмен белеп,

    Ничек кирәк җирдә яшәргә!!!

    Нәрсә узгәргәндер, кемнәр белә?

    Әллә заман, әллә баласы?

    Күрше хәлен күрше белми хәзер,

    Кирәк түгел ерак барасы.

    Бала-чага өйдән чыкмый гына

    Телефонда уйный көнозын...

    Көтеп утыра өйдә, төшәр диеп,

    Күктән аңа “бәхет йолдызы”.

     

    Әй, кайтасы килә балачакка,

    Рәхәтлеген килә тоясы!

    Гармун моңнарына кушылып, таңга кадәр,

    Урамнардан җырлап узасы!

    Балачакка килә кайтасы.

     

    Гүзәлия Хамматова (Габдуллина Гүзәл дәфтәреннән)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться