Үлемсез полкта яңа исем: Сәлимуллин Сәлимулла/Хәлимулла
Россиянең Оборона Министрлыгының Үзәк архивында яңа документлар ачыла бара. Шулар арасында тагын бер авылдашыбызның исеме табылды. Бу Сәлимуллин Сәлимулла/Хәлимулла Сәлимулла улы (ике документта исеме ике төрле язылган. Хәлимулла исеме булырга тиештер аның).
1940 елның 8 декабрендә Хәлимулла хәрби хезмәткә чакырылап, Бондюг райвоенкоматыннан 30 кешелек команда составында Львов шәһәрендә урнашкан 15-нче мотобригадага җибәрелә. Шулар арасында 6 Бәзәкә егете дә була. Болар Сәлимуллин Хәлимулла Сәлимулла улы (1921),Сәлимуллин Хәмәт Хикмәт улы (1920), Газизов Минехан Минрахман улы (1920), Камалиев Шамсе Сирай улы (1920), Низаметдинов (Шәйгалямов) Зәки Шәйгалям улы (1921), Шәймарданов Хаҗи Миннәхмәт улы (1920) була. Шулар арасыннан бары тик Сәлимуллин Хәлимулла, Салимуллин Хәмәт һәм Низаметдинов Зәки генә, күп тапкыр яраланып булса да, исән килеш авылга кайту бәхетенә ирешәләр. Хәмәт абый һәм Зәки абый “Солдат ордены”- “За отвагу” медале кавалерлары булып булып кайталар. Газизов Минехан 1942 елның ноябрендә, Камалиев Шамсе 1943 елның ноябрендә фронтта хәбәрсез югалалар, Шәймарданов Хаҗи каты яраланып авылга кайта һәм 1943 елның 20 июлендә вафат була. Бу егетләргә бит әле 20 яшь кенә тулып үткән була, берсе дә өйләнергә дә өлгерми кала...
Архив документларын җентекләп өйрәнү дә Хәлимулла абый турында яңа мәгълүмәтләр бирмәде. Бары тик бер документта гына аның 1969 елда мәңгелеккә китүе турында турында язылган.