• Новости

    Атау кыйссасы

    Гильфанов Рәфис. Атау кыйссасы.

    Әльхәмдүлиллаһ!

         Җәй көннәрендә кайчак сирәк кенә булса да оныкларны су буйларына алып төшәргә яратам. Алып төшкәч, палатка-куш корырга туры килә. Менә шундый вакытларда “ялт” итереп мәрхүм Таҗиев Рифкать абыйның безгә биргән бер сабагы искә төшә. “Безгә” дигәндә, мәрхүм классташым Таҗиев Рәфисне күздә тотам. Инде, мәрхүмнәр турында язарга яратмасам да, Рифкать абый өйрәткән сабакның, еллар үткәч, тәки үземә бер-ике кирәге чыкты бит. Дөрес әйткән бабайлар: белү кирәк, белгәнне күтәреп йөрисе түгел. Менә шул һаҗәттән һәм дә бәлки берәр бәндәгә дә файдасы тияр дип, искә алырга булдым үткәннәрне...

        1968 нче елның август урталары иде бугай. Минем Казанда 1 нче курсны бетереп авылда каникулны үткәреп яткан чагым. Шулай бер көнне безгә Рифкать абый килеп керде дә: “Хай абый, без Идел буена ял итәргә төшәргә җыенабыз, мөмкин булса Рәфис тә барсын әле безнең белән”-диде, кыскача гына “программаны” сөйләп салды. Әтигә бу хуш килеп бетмәсә дә (печән алып кайтып бетмәгән иде), риза булды.

       Икенче көнне без, Рифкать абый, Таҗиев Рәфис, мин ат арбасына утырып төшеп киттек Идел буена. Атау турысына җиткәч, ат хуҗасы көймә табып бирде дә, авылга кайтып китте. Без көймәгә әйберләребезне төядек тә утырып киттек Атауга. ”Атау “ дигәне Идел ярыннан 100-120 метр ераклыкта урнашкан озынча бер утрау иде, хәзер инде су астында калды. Атау белән елга арасындагы су сай иде, киемнәрне баш өстенә күтәреп ерып чыгарга була иде. Тик менә агым анда көчле иде. Шуңа күрә, мөгаен, ерткыч балыкларның, бигрәк тә судакларның яраткан урыны иде булса кирәк. Утрауга чыгып палаткага урын билгеләп, әйберләрне шунда ташыдык та, берәтникне (балык тоту җайланмасы) сүтеп, без ике Рәфис тотындык сөзәргә, ә Рифкать абый көймәдә, безне подстраховать итүдә. Балык, әйтергә кирәк, бик хәтәр эләкте – 2 чиләкләп тоткач, Атауга чыктык та тотындык эшләрне карарга: кемдер балык чистарта, кемдер учак көйләүдә, утын ташуда - кыскасы эш бар, эш “муеннан”. Рифкать абый: “Без монда 4 көн булабыз”- дигәч, мин уйлап алдым:”Ай-хай, мин әйтәм, август ае – төннәр суык, палаткада гына ничек чыдарбыз?!” Инде кич тә җитә башлады. Уха пешереп, ашап алгач, Рифкать абый:”Егетләр, давай менә монда хәзер чүмәлә кадәр коры утын җыегыз, ә мин печән чабып алып киләм.”-диде. Утын утрауда җитәрлек иде, шулай да җыя-җыя ярты сәгатьләр генә үтте, җыйган утыныбызга ут кабыздык. Хәйран гына янды учак. Янып беткәч, тал ботакларыннан себеркеләр ясап көл-күмерләрен себереп бер читкә өеп куйдык та, учак урынына Рифкать абый әзерләгән печәнне китереп өйдек. Шунда ук Рифкать абый алып төшкән 4 кешелек палатканы корып та куйдык.

    “Барыгыз әле, кереп карагыз, ничек анда палатка эчендә?”- дип, Рифкать абый безне кертеп җибәрде. Ә анда керсәк, сөбехән АЛЛАҺ, кызган мич башында кебек, җылы гына түгел- эссе, җитмәсә чәчәкле печәннән әллә нинди саими хуш исләр тарала – “фитнес”ларың бер якта торсын! Тирли башладык, чыктык. “Ну ничек анда?” Без әйтәбез: ”Яхшы, тик иртәнгә кадәр без кипкән балыкларга охшап калмабызмы анда?” Рифкать абый: ”Кайгырмагыз – берәр сәгатътән шактый гына суына әле ул”-диде.

       Менә шулай көннәр үтте – балык тоттык, ял иттек, ә төннәрен, бәләкәй чакта мич башында йоклаган заманаларны искә төшереп, хуш исле печән кочагында изелеп йоклап үткәрдек. 4 көн үткәч безне ат белән төшеп алдылар, һәрберебез берәр чиләк судак балыгы алып кайтты. Ә менә Рифкать абый өйрәткән табигать кочагында куну ысулы алдагы гомердә берничә тапкыр кирәк булды. Шуңа күрә, башкаларга да файдасы булыр дип, Рифкать абыйның бер якты истәлеге булыр дип җентекләберәк яздым.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться