Укытучы, пропагандист, якын иптәш
« Яңа Кама» газетасы, 1977ел, 18 март
Яз бәйрәме кебек бу бәйрәм дә Фоат Гатауллович Көләчевка илленче тапкыр әйләнеп килде. 20 мартта аңа 50 яшь тула.
Авыр еллар була ул. Беренче тапкыр авылда колхоз төзүгә зур тырышлык куйган Гатаулла ага балаларына белем бирүгә бөтен көчен куя. Аның дүрт баласы укытучы булып чыга. Фоат- шуларның өченчесе.
Авыр һәм фаҗигале сугыш еллары дәвам итә. Авылда урта мәктәп ябыла. Фоатның укуы 9-нчы класс тәмамлагач өзелә. 17 яшьлек үсмер Кызыл Армия сафларына чакырыла. Дөрес, күп хезмәт итәргә туры килми, ике елдан соң авыру сәбәпле, демобилизацияләнә.
Авылда эшче көчләр җитми. Фоат бер ел әтисе янында колхоз тимерчелегендә эшли, ә икенче елны Бондюг 2-нче мәктәбенә 10 класска укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый һәм дәүләт укытучылар институтына укырга китә. Аны 1950 елда тәмамлаганнан соң, Бәзәкә мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләнә.
Шул көннән башлап 27 ел армый-талмый яшь буынга тәрбия бирүдә бөтен көчен, бөтен сәләтен биреп эшли. 1956 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Фоат Гатауллович үз эшенең чын остасы һәм остазы. Бәзәкә мәктәбендә генә түгел, бәлки район һәм күрше авыл мәктәпләре укытучылары арасында да һәрвакыт авторитет казанды. Секция һәм куст берләшмәсе утырышларында һәрвакыт үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Класс җитәкчесе буларак та ул укучыларының киңәшчесе, аларга дөрес юл сайларга чын йөрәктән ярдәм итүче, балаларны иҗади рухландыручы, сабыр холыклы укытучы.
Фоат Гатауллович башка бик күп профессия иясе дә. Аңа укучылар гына түгел, хәтта авыл халкы да төрле-төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Фоат аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала һәм ярдәм кулы сузарга әзер тора. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәптә техник средстволардан файдалану яхшы оештырылган. Игътибарлык, күзәтүчәнлек аркасында алар төзек сакланалар.
Фоат-үз фәнен чын күңелдән ярата. Ул үз фәне буенча унбиш елдан артык инде 100 процент өлгерешкә ирешә. Ә узган уку елында укытучының сыйфат күрсәткече 58 процент булды. Аның бу уңышлы хезмәтләрен югары органнар да истә тоталар. Фоат Гатауллович берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнде, ә 1965 елдан алып «Халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә. Ул укытып чыгарган укучылар арасында врачлар, колхоз председательләре, агрономнар, укытучылар һәм төрле профессия инженерлары бар. Аңа илебезнең төрле почмакларыннан рәхмәт хатлары һәм телеграммалар килеп тора.
Ф.Көләчев авылда җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Унбиш елдан артык пропагандист булып эшли. Занятиеләрне тыңлаучыларны җәлеп итәрлек итеп уздыра. Аларны һәрвакыт бай эчтәлекле, көн яңалыкларына тыгыз бәйләп, хәзерге таләпләргә туры китереп, җанлы итеп алып бара. Тыңлаучылар занятиеләрдән бик канәгать.
Эшеңне яратып эшләү үзе зур бәхет ул. Моның өчен үзеңдә ихтыяр көче һәм теләк тудырырга кирәк.
Алда булса зур теләк,
Эштән дәрт таба йөрәк.
Бу күркәм сүзләрне Фоат Гатаулловичның тормыш иптәше Мәүлия ханымнан ишетергә туры килде. Ул Фоатны хөрмәт итә, аның яхшы кеше булуы белән горурлана. Үзе дә тырышып эшли, яхшы укытучылардан санала. Балалар да. Ата-аналар да аны яраталар. Мәктәп тормышы һәм җәмәгать эшләре белән беррәттән семьяда да мәшәкать җитәрлек. Җиде кешедән торган Фоат Гатауллович семьясы бик тату яши. Алар ун ел инде авыру әниләрен тәрбиялиләр. Моның белән башкаларга үрнәк күрсәтәләр.
Көләчевларның олы уллары өйләнде, килен белән яшиләр. Яшьләр олыларны, өлкәннәр яшьләрне хөрмәт итәләр, бер-берсенә юл куялар. Кызлары Рүзилә медиөина училищесында укый. Кече уллары җиденче класста «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый. Рамиль- дружинаның актив члены. Ул биюче дә, җырчы да, спорт союче дә, хезмәтне дә ярата. Чаңгы ярышларында һәрвакыт беренче урынны ала. Иптәшләре дә аны яраталар. Бу яхшы сыйффатлар- барысы да ата-ана үрнәге.
Балаларда тугрылык, дуслык хисләре, хезмәткә мәхәббәт һәм башка сыйфатлар тәрбияләү-һәрберебезнең изге бурычы. Башкарылган эшләр белән беррәттән, алда зле тагын да зуррак бурычлар тора. Шуңа күрә дә без коллегабыз Фоат Көләчевка тормышында ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы хезмәтендә тагын да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Мулланур Таҗиев, мәктәпнең партия оешмасы секретаре
Бу язманы архивтан эзләп табып укучыларыбызны таныштырган өчен Кәлимуллин Тимерхан һәм Физүнәгә зур рәхмәт!