• Новости

    Бэзэкэ мэчетендэ ифтар мэжлесе

    Бәзәкә мәчетендә ифтар мәҗлесе

    Әссәламәгәләйкүм вә рахматуллахи вә бәрәкәтух.

         13 мартта мәчетебездә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарда ир-егетләр, бабайларыбыз, ак-яулыклы әбиләребез, мөслимәләребез катнашты. Дога кылынды, аннары "Уразаның сәламәтлеккә файдасы"-турында вәгазь сөйләнде, вәгазьне районыбызның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев дәвам итте. Мәҗлестә кунакларыбыз бар иде. Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илгиз улы Ильмир, Псәй авылы имам-хатыйбы Мансур хәзрәт, Турай авылы имам-хатыйбы Флүр хәзрәт, Ижевка авылы имам-хатыйбы Кәүсәр хәзрәт. Өстәлне матур итеп мөслимәләребез әзерләде. Оештыручыларга, акчалата, продуктлар белән ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, ярдәменнән ташламасын. Алга таба да һәрвакыт шулай бердәм һәм бергә булыйк! Хөрмәтле авылдашларыбыз, барыгызга да бик зур Рәхмәт!

     Мәчет шурасы.

    Видео

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться