Миңнеголовлар
«Яңа Кама» газетасы, 1977 ел, 3 май
Язгы күк йөзенә охшаган ачык зәңгәр төстәге «Москвич» каршы яктан килүче шундый ук ачык-зәңгәр төстәге көпчәкле трактор белән тигезләште. Аның кабинасыннан бер хатын-кызның кояшта каралган йөзе чалынды. Шофер, честь биргән солдат кебек, аны тәбрикләп, кулын күтәрде. Трактор кабинасыннан исә, аңа җавап йөзеннән, елмаю чагылды. «Кама» колхозы патркомы секретаре М.М.Миңнеголов хатыны- Минҗиһан белән производство шартларында әнә шулай очрашты.
Алар, кешеләр арасында семья якынлыгына игътибар итеп, бергә булырга тырышмыйлар. Теге истәлекле кышкы көнне, комбайнчы Тәлгать Сафиуллин, шофер Фоат Гайнуллин, бригадир Мулланур Гайнуллин, сыер савучы Пелагея Семенова һәм ирле-хатынлы Миңнеголовлар хөкүмәт бүләкләрен алу өчен Алабугага барган көнне дә шулай булды: Мөхәмәтнур Миңлегалиевич- ГАЗ-69 да, ә хатыны «Жигули»да китте.
Быелның 11 февралендә шәһәр партия комитетының утырышлар залына бәйрәмчә киенгән кешеләр җыелды. Финанс министры, ТАССР Верховный Советы депутаты Ш.Ә.Мустаев Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән уңышлары өчен, 1976 елда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча планнарны һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен авыл хуҗалыгы алдынгыларына СССР орденнарын һәм медальләрен тапшырды.
«Кама» колхозы парткомы секретаре Мөхәмәтнур Миңлегалиевич Миңнеголов һәм аның хатыны Минҗиһан Шияповна- «Сельхозтехника»ның Менделеевск бүлекчәсе хатын-кызларның механикалаштырылган отряд тракторчысы бүләк алу өчен бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгәч, зал гөрләп кул чапты. -Бер семьяда ике «Почет билгесе» ордены! Молодцы!,- дигән сүзләр ишетелде.
Әйе, партком секретаре хатыны, дүрт бала анасы моннан алты ел элек тракторчы булды. Ул хәзер теләсә нинди ир-егет көнләшерлек итеп эшли: узган ел Минҗиһан колхоз басуларына 9 мең тонна чамасы органик ашлама ташыды!
Гаҗәпләнүчеләр дә бар: янәсе ире- җитәкче кеше, ә хатыны- тракторчы. Бәзәкә авылында яшәүчеләр һәм Миңнеголовлар семьясы өчен биредә гадәти булмаган бернәрсә дә юк. Хәзер колхозда пенсиягә чыгарга вакыт җиткән хатын-кызлар дп тракторда эшли. Вакыт, ләкин китмиләр: тракторда эшләү ошады аларга.
Колхоз механизаторлары сафы быел тагын да ишәячәк: 9 хатын-кыз СПТУ-11 җирле филиалында комбайнчы булырга укый. Шулар арасында комсомол оешмасы секретаре Гөлсинә Мөхәмәтҗанова һәм аның урынбасары Әлфия Зәйнуллина да бар. Хәзерге заман авыл халкы нәкъ шундый булырга тиеш тә: эшчеләр сыйныфы аңа күәтле өр-яңа техника җибәрә. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да бер дәрәҗәдә идарә итә белергә тиеш.
Миңнеголовлар гаиләсендә квалификацияне үзгәртү мәсьәләсе тиз, тоткарлыксыз хәл ителде. Хатыны инициативалырак булып чыкты. –Тракторчылар хатын-кыз отряды оештырырга телисез икән лабаса. Мин дә барам,-диде ул, кырт кисеп. –Ә семья, йорт эшләре белән ничек?- дип сорады Мөхәмәтнур Миңнегалиевич. –Сугыш вакытында тракторларда хатын-кызлар эшләде ич! Ә хәзер күгебез тыныч, хезмәт шартлары да башка. –Ярый инде, үзең теләгәч...,-дип ризалашты ире, ә эчтән генә «Молодец, тормыш белән бергә атлый»,- дип уйлады. Әйтерең бармы, Мөхәмәтнур үзе дә чын механизатор, теләсә кайсы вакытта автомобиль руле артына утырырга яисә комбайн штурвалы артына басарга әзер. Кызу урак өсендә аңа күп тапкырлар комбайнга күчәргә туры килде, хатыны аның ярдәмчесе булып эшләде бит. Техникага кулы ятып тора үзенең.
Мөхәмәтнур колхозда үсмер чакта ук, Бәзәкә мәктәбенең 7 классын тәмамлаганнан соң ук эшли башлады. Ат җикте, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да атлардан аерылмады. Җәмәгать тормышында актив катнашты. 1963 елда аны авыл Советы председателе итеп сайладылар. Менә шунда ул укырга кирәклеген аңлады. 1964 елда Миңнеголов эштән аерылмыйча комбайнчылар курсын, 1965 елда тракторчылар курсын, 1966 елда шоферлар курсын, 1969 елда кичке урта мәктәпне тәмамлады. Дүрт ел авыл Советы председателе булды, менә хәзер ун ел инде колхоз парткомы секретаре. Белгечлеге буенча-механизатор, җәмәгать эше буенча- коммунистлар вожагы, аларның ихтыярын җиренә җиткерүче, югары ышанычларын аклаучы...
Колхозда 55 коммунист. Партком секретареның мәшәкатьләре җитәрлек. Ул өеннән иртүк чыгып китә, соң кайта. Язгы чәчү һәм игеннәрне урып-җыю чорында киеренкелек аеруча зур. Узган ел хуҗалык игенчеләре бөртеклеләрдән рекордлы уңыш үстерделәр- һәр гектардан уртача 19,4 центнер җыеп алдылар. Бу җиңүгә ирле-хатынлы Миңнеголовлар да үзләреннән зур өлеш керттеләр һәм аларның хезмәтенә югары бүләк бирелү очраклы хәл булмады.
Менә шундый семья ул. Тормыш белән, туган колхозы белән бергә атлаучы семья. Балалар әти-әниләре горурланып үсәләр, укыйлар. Өлкәне Гөлфания медицина работнигы булырга уйлады, Түбән Кама медицина училищесында укый. Рәшит унынчы классны тәмамлый, бер үк вакытта комбайнчылар курсында укый, спорт белән мавыга. Гөлсинә- сигезенче класста, Фәрит- бишенчедә. Барысы да йортэшләрендә катнашалар. Югыйсә, әти-әниләренә кыенга туры килер иде. Рәшит, мәсәлән, мал-туар карый (сыерлары, сарыклары, кош-кортлары бар), Гөлсинә өй җыештыра, кер юа. Гомумән, балалар кечкенәдән үк, бернинди мәҗбүр итүсез, хезмәтне яратып үсәләр...
...Язгы кыр өстендә моторлар гөрелтесе тынып тормый. Уңыш өчен көрәш башланды. Партком секретаренең «Москвич»ы әле тегендә, әле монда күренә. Һәркайда өлгерергә, партия карарларын урыннарда ничек үтәлүен тикшерергә, кешеләпр белән сөйләшергә, аларны рухландырырга кирәк. Кадрларны, техниканы һәм производство технологиясен яхшы белү- оста җитәкчелек итүнең сере шул.
Секретарь басу юлында ашлама төягән арба тагылган тракторны очратса, хатынына елмаеп кул болгый, янәсе, бары да тәртиптә, эшләр гөрли. Аларның һәрберсе үз эшен яхшы белә, аны яратып, җиренә җиткереп башкара.
М.Абзянов
Бу язманы архивлардан эзләп табып, сайт укучыларына тәгъдим иткән Кәлимуллин Тимерхан һәм Физүнәгә зур рәхмәт! Шулай ук гаиләләренең фотоларын җыеп безгә җибәргән Миңнеголов Фәрит һәм Раушанияга күп рәхмәт!