• Новости

    Эбиемэ багышлап

    Әбиемә багышлап*

    (2025 елның 27 мартында авылыбызның шагыйрәсе Шакирова Фәния арабыздан киткәненә 10 ел була. Шушы шигырем әбиемә дога булып барып ирешсен)

     

    Гашыйк булып шигърияткә,

    Китеп бардың арадан.

    Челтерәп аккан елга кебек,

    Эз калдырдың артыңнан.

     

    Истәлеккә калды "Очар кошың",

    Язмыш шулай язган, күрәсең.

    Кара миләшләрең, чия агачларың

    Моңсуланып калды, беләсең.

     

    Кара шомырт күзләреңне,

    Төшләремдә күрәмен.

    Фәрештә күк гел янымда,

    Булганыңны сизәмен.

     

    Очар коштай узең очып киттең,

    Арабыздан ерак-еракка.

    Киң канатлар алып барсын сине,

    Җәннәт капкаларына.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться