• Новости

    Сузлэр коче

    Сүзләр көче

    Иләк аша үткәрепләр булса

    Кеше әйткән барлык сүзләрне,

    Тормас иде күңел ямаулардан,

    Сулкылдатмас иде җөйләрне.

    Сүзләр көче таулар да аера,

    Адәм балаларын чит итә.

    Уйламыйча әйтелгән һәрбер сүз,

    Араларга куя мең киртә.

    Берләштерә, өмет бирә алар,

    Дәвалыйлар, өсти ышаныч.

    Йомшак җилдәй җанны иркәлиләр,

    Үсендерә, була таяныч.

    Барыбыз да истә тотса идек -

    Онытыла әйткән сүзләре,

    Басылалар йөрәк ярсулары,

    Тик уелып кала эзләре.

    Резеда Шәмсуллина









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться