Ташу.
(Хикәя)
Алда язылачак хәлләр 1957 нче елның язына карый булса кирәк. Ул елны ташу бик хәтәр ташкын булып килде – Камадагы су хәзергегә караганда күпкә артык иде. Авылда йорт салырга җыенучыларны, йорт каралтыларын яңартырга уйлаучыларны һәрвакыт бер нәрсә борчый иде инде: бура бурарга, такта ярдырырга каян “деловой” агач табарга - теләсә ничек сатып алып та булмый иде аны. Менә шул “деловой” дигән агачларның шактые язгы ташу суы белән күтәрелеп, ташу суында йөзеп йөриләр иде. Бу агачлар – узган җәйге сезонда Каманың өске өлкәләреннән буксирлар тартып төшкәндә, саллардан аерылып калган нарат, чыршы агачлары иде. Авыл ир – атлары, көймәләргә утырып, менә шул агачларны тоту белән мәшъгүл булалар иде. Сүз әйтмәгәннәрдер инде күрәсең. Ни дисәң дә су өстендә йөзеп йөрүче агачлар пароходларга, бигрәк тә тиз йөрешле судноларга зур куркыныч тудыра иде. Минем әти – әни дә ул елларны яңа йорт салдыру турында еш сүз кузгаталар иде. Шуңа күрә әти бу язның бер кояшлы көнедә, берничә кеше белән көймәгә утырып, агач тотарга ташуга төшеп киткәннәр иде. Аларның кайту вакытын чамалап мин, энекәшем Камильне ияртеп, су буена төштек. Үзебез белән сабый балалар йөртә торган арбаны да алып төштек. Янәсе, әтиләр арган, әйберләрен төяп кайтсак, җиңелерәк булыр. Бераздан әтиләрнең дә көймәсе күренде, яр буена килеп туктады. Әти:”Малайлар, без сезгә куян алып кайттык, су төбеннән калкып торган агач төбендә утырып тора иде. Көймә белән кырына килеп туктагач, мескен, көймәгә сикереп, юк инде – егылып төште! Бөтенләй хәле калмаган иде.” – диде. Без куянны өйгә алып кайтып ашатырга -эчертергә булдык. Арбабызга салдык та, өйгә алып кайттык. Кайткач, ишек алдындагы яңа калка башлаган чирәмгә сузып салдык. Куянның хәле чыннан да мөшкел иде: аякларын аз гына селкеткән кебек итте дә, арды булса кирәк - тынып калды. Ничәмә көннәр ризыксыз торып тире белән сөяккә генә калган иде бичара. Җитмәсә, бөтен тиресен борча кебек канэчкеч хәшәрәт баскан иде. Тиресен җылы су, сабын белән югач, куяныбызга бераз хәл керде кебек, тик барыбер биргән ипи кисәген дә, суны да кабып карамады. Куянны сарай түбәсендәге печәнгә менгереп салдык та, өстенә иске бишмәт ябып, кырында ипи кисәкләре, су калдырып өйгә кереп киттек.
Иртән чыгып карасак, куяныбыз җан биргән, гәүдәсе катып калган иде. Аны бакчага алып чыгып, читән буена күмеп куйдык. Бик кызганыч булды бу безнең өчен.
Ул елны нефтяникларны (буровики) Алабугадан безнең авыл тирәсендәге буровойларга катерлар белән китерә башладылар һәм ул катерлар авыл кырындагы ярларга диярлек килеп җитә иде. Монда, әлбәттә, сорау туарга мөмкин: ә ни өчен катерлар белән? Җавап шул: әле асфальт юллар юк иде, шуңа күрә язын-көзен, юллар кипкәнче, ул юлларда трактор белән генә йөреп була иде. Ә бит әле колхозның сөт фермасы җитештергән сөтне дә һәр көн Бондюгка илтеп тапшырырга кирәк иде. Менә шуңа күрә дә инде 40 литрлы сөт бидоннарын Озын Тауга илтер өчен авыл яры буенда бер - ике көймә тоталар иде – турыга бит нибары 7 км иде.
Шул елларда булса кирәк, вездеходлар булмагач, нефтяникларга скважиналарга йөрү өчен Т-34 танкы биргәннәр иде. Танкның пушкасы салдырылган иде. Ул танк, кайчак төш турларында авылның олы урамы буйлап, магазин турына килеп туктый иде. Урам буйлап үткәндә, йорт нигезләре тетрәнеп, түшәм такталары арасыннан туфрак коела иде. Андый чакта бала-чага гына түгел, зурлар да капка төбенә чыгып танкны күзләп озата иделәр. Дөрес, ул шулай ике-өч ел йөрде дә эштән чыкты булса кирәк: “сборный парк”та трактор ремонтлау мастерское янында бер-ике сезон яткач, аны бөтенләй алып киттеләр булса кирәк.
Ул елның яз көннәре кояшлы иде, акрын гына җылы җилләр дә исеп тора. Мондый көннәрне, гадәттә, бала-чага мәктәптән кайткач, төштән соң шул ташу буена төшә иде, шунда уйнап, яр кырына йөзеп чыккан тузбаш еланнарны куып-куркытып, чылбырлап куйган көймәләргә кереп утырып, аларны хәйран гына чайкатып, кояш кичкә авышканчы шау-гөр килеп вакытын уздыра иде. Ә кичләрен, мин сиңа әйтим, су буена төшә иде яшьләр, гармуннар белән, учаклар кабызып төнгә кадәр бииләр, җырлыйлар иде. Кыскасы – кәнциртләрең бер якта торсын! Шундый кичләрнең берсендә әти белән әни дә төшкән иде. Әти көймә хуҗасыннан ачкычларын алып чылбырын ычкындырды да, безне әни белән көймәгә утыртып көймәдә йөздергәне хәтердә.
Менә шундый көннәрнең берендә, энем Камильне ияртеп мин дә төштем су буена. Карасам, малайлар бер көймә тирәсендә бөтерелә. “Әһә,– мин әйтәм,- болар ниндидер план коралар, барыйк әле яннарына!”. Барсак, алар чылбырсыз, бәйләнмәгән бер тишек көймә тирәсендә кайнаша. Безнең негласный командир Муллаян абый (тимерче Галимҗан абыйның малае) көймәнең тишеген ничек итеп томаларга, ишкәкләргә кайсы читәннән күсәкләр алырга – малайларга бәйнә – бәйнә шуны аңлата. “Әһә – мин әйтәм,- болар көймәдә йөзәргә план кора, әйдә Камиль энем, без дә алар янына!” Муллаян абый риза булды – безне дә “команда”га кертте. Кыскасы, көймәнең каз йомыркасы зурлыгындагы тишеген аяк астыннан табып алган чүпрәк – чапраклар белән томаладык та, кереп киттек көймә белән. Шәп тә инде, малай, су җылы, кояш! Муллаян абый – капитан, команда бирә: “Давай, курс - Минәч юлы авызына!” Бу бездән көньяк - көнчыгыш юнәлештәге бер километрлап ераклыкта урнашкан әрәмә кырые. Ишә торгач, ниһаять, барып җиттек Минәч юлы авызына. Шунда җиткәч, кире генә борыл бит инде югайсәм. Юк шул, Муллаянга бераз “экстремаль ситуация” кирәк: ”Давай таллар арасында йөзәбез!” – дип кычкырды. Кереп киттек таллар арасына, куакларга ышкылып көймә төбе “шыгыр – шыгыр” килә. Бер 10 метрлар киттек микән, кычкыра Муллаянның энесе Шарипҗан: ”Абай, көймәгә су керә башлады!” Карасак, куаклар арасында йөзеп, көймә тишеген томалаган чүпрәкләрнең яртысы төшеп калган. Муллаян кычкырды: ”Ишегез тизерәк ярга таба, ату батабыз!” Кемдер резин бутыйлы иде – аягы белән басты тишеккә, ә икенче бутые белән тотындык көймә эчендәге суны бушатырга. Бәләкәйләр тотынды еларга, кыскасы – паника! Кайту юлының яртысын уздык микән, ишкәк урынына тимер чыбык кисәге белән генә бәйләнгән бер күсәкнең тимер чыбыгы бөтенләй өзгәләнеп бетте – ишкәкне бәйләргә ни чыбык юк, ни бау кисәге юк, ә су һаман керә, инде көймәбезнең дүрттән бер өлеше кадәр су тулды, бала-чага “батабыз” дип елый. Хулиганның хулиганы булса да, Муллаян абый ситуацияне кулыннан ычкындырмады, рәхмәт яугыры, кычкырды энесенә: “Шәрип, сал оегыңны, ишкәк бәйләргә бау юк!”. (Яшь буын укучыларым өчен монда аңлатма кирәктер, мөгаен: без бәләкәй чакта, 6 – 7 яшькә җиткәнче, малайларга да кызлар оегы кидерәләр иде). Ә Шәрифҗан: “Абай, оекны кия башлавыма бер атна да үтмәде, әнәй бик каты орышыр, салмыйм оекны” – дип карыша башлады. Муллаян аңа: ”Шәрип сал хәзер үк оегыңны, суга ыргытам – ату барыбер батабыз!” – дип җикеренеп кычкырып җибәрмәсенме. Монда инде безне дә курку басты, яңадан башланды елаш. Суы да суыгырак ичмасам, йөзеп чыгарга көч җитмәс, мөгаен! Шәрифҗан оегын салды, ишкәк (күсәк) бәйләнде, яңадан тотындык ишәргә. Инде чыгып җитәргә 200 метрлар калгач, оек өзгәләнеп бетте – рәте калмады. “Шәрип, салып бир икенче оегыңны да!” – дигәч, салып бирде инде, нишләсен - сыңар оекның кияр өчен кирәге дә шуның кадәр генә бит. Кыскасы, без яр буена җиткәндә, икенче оек та өзгәләнеп беткән иде инде. Көймә ярга терәлгәч, кычкырыш - елаш тавышына җыелган кешеләр көймәне әйләндереп алды да тотынды безне битәрләргә. Чыннан да, без халәкәттән ни бары бер генә адымда идек бит, АЛЛАҺЫ сөбехәнә вә хак тагәлә саклады безне, АЛЛАҺКА мең – мең рәхмәт!
Өйгә кайтканда, кәнишне, әтигә җиткергәннәр иде инде минем “героический поступокны”. Исемдә, минем белән бик тә “продуктивный персональный разбор” булды. Рәхмәт инде әтигә: “разборка” каешсыз гына булды.
Инде шул көннәрдә булган тагын бер вакыйга турында кыскача гына искә төшереп китәсем килә. Ул көннәрдә яр буенда әле тагын бер көймә күренгәли иде: бер ике көн яр буенда тора да, балыкчылар бригадасы белән бер 3-4 көнгә китеп югалып тора иде. Ул көймә, мин сиңа әйтим, калган көймәләрдән аерылып тора: озынлыгы 6 – 8 метр, 6 кеше 6 ишкәк белән ишәргә көйләнгән, киңлеге дә ярыйсы гына - 1,8 метрлар булыр. Аның исеме дә «көймә” түгел, башкача иде, искә төшерә алмыйм инде хәзер. Аны балыкчылар бригадасының җылым белән балык тота торган көймәсе дигәннәр иде. ( Яшь укучыма аңлатма: “җылым” дип озынлыгы 250-300 метрлы балык тоту ятмәсен атыйлар иде. Гадәттә, җылымның баш-башын ике көймәгә беркетеп, елгага аркылы сузып, елга буйлап агалар иде дә яр буена тартып чыгаралар иде – балык күп эләгә иде аңарга). Җәйгә кереп бара идек инде – ташу суы да көннән-көн кими, су да ярыйсы гына җылынган иде. Менә шундый көннәрнең берендә без дә – малай-шалай, җыелдык су буена. Көн җылы, кояшлы. Соң мондый көнне бушка үткәреп буламы соң инде су буенда? Бала-чага шул зур көймәгә кереп тулды да, зурыракларыбыз тотынды көймәне чайкатырга, көймәдәгеләр әллә нинди тавышлар чыгарып чиныйлар, кычкыралар. Чайкый торгач, көймәнең бәйләп куйган чылбыры ычкынып китте. Без иң бәләкәй малайларны ярга чыгардык та, яр бунда аунап яткан таяк кисәге алып кереп утырдык көймәгә. Исәп – көймәдә йөзү. Сизәбез: көнчыгыштан салмак кына искән җил көймәбезне әкрен генә алып китә бит Сәйтәк әрәмәсенә таба. “Бу җил куркыныч түгел лә: бераз киткәч, таяк белән этенеп кайтырбыз әле”- дип гамсез генә көймәне чайкалдырып уйнавыбызны дәвам иттек. Бер 20 минутлар үтте микән, карасак – көймәбез инде “Шәйхетдин кабере”турына якынлашкан. “ Җитәр,- без әйтәбез,- кайтырга вакыт!” – дип төптән этенү өчен таякны суга тыксак, я АЛЛАҺ, тягыбыз су төбенә җитми ләбаса. Бала – чага тотынды кычкырышырга. Җитмәсә, җиле дә көчәеп китте, Озын Тау ягыннан яшенле яңгыр болыты килеп чыкты. Карыйбыз - яр буенда зур абыйлар күренә башлады, кулларын болгап, безгә нидер кычкыралар, ә көймәбез һаман китүен дәвам итә. Яр буендагылар безнең хәвефле хәлебезне аңлады булса кирәк – берсе яр кырыйлатып безгә таба йөгерә башлады. “Шәйхетдин каберлеге” турындарак киемнәрен салып ташлады да, суга кереп безгә таба йөзәргә тотынды. Карасак, бу - Гимазетдинов Марсель абый булып чыкты. Ул, йөзеп килеп, уйламыйча эш итүебез өчен безне шелтәләп алды да, көймәнең чылбырын кулына урап тотты, көймәне яр буена таба сөйри башлады, бала-чага да елашудан туктады. Су шактый гына саеккач, арабыздагы зурырак малайлар суга төшеп, көймәне үзләре сөйри башладылар, Марсель абый – киенергә китте. Шулай тиз арада кайтып та җиттек авыл турына. Фәҗига булмый калды.
Кайтып җиткәч, безне сүктеләр инде бөтен “словарный запас” тагы сүзләр белән. Без, гаепле бер кыяфәттә тыңлап тордык та, мыштым гына өйләребезгә таралыштык.
Яшь укучыма аңлатма: “Шәйхетдин каберлеге” дип шул зыярат чокырының су буе турысына килеп чыккан җирдә, тау башына урнашкан ике ялгыз кабергә әйтәләр иде. Бабайлар сөйләвенчә, эчеп – исереп үлгән бәндәләрне, “Гөнаһлы булмаек”-дип зыяраттан читкә күмгәннәр. Ул каберләр хәзерге вакытта исәнме, юкмы – анысы минем өчен билгесез.
Гильфанов Рәфис, 2025 ел, апрель