Кыр казлары кайта
Күкне иңләп кыр казлары кайта,
Тезелгәннәр сәйлән-төймәдәй.
Кыйгак-кыйгак аваз салгалыйлар,
Күрегезче безне дигәндәй.
Кулны болгап сезгә сәлам бирәм,
Кайтасызмы киек кошларым?
Сагыну-сагыш күздән яшьләр тама,
Кайта төсле авылдашларым.
Чит җирләрдә күпме ятып калды,
Кайта алмыйча авылдашларым.
Иле өчен авыр сугышларда,
Салды алар газиз башларын.
Әле һаман җирдә тыныч түгел,
Канын коя безнең балалар.
Күккә карап,Раббыма ялварып,
Балаларын көтә аналар.
Күккә карап тирән уйга калам,
Казлар кайта туган күленә.
Бу афәт тә бетәр, улларыбыз кайтыр,
Җиңү белән туган җиренә.
Казлар белән бергә язлар кайта,
Җир яшәрә тагын ямьләнеп.
Җир йөзенә бәрәкәт иңәр дип,
Өмет кайта язда әйләнеп.
Рәмзия Туктаманова, 2025 ел, апрель