• Новости

    Бэзэкэ мэчетендэ Ватан солдатларын искэ алалар

    Бәзәкә мәчетендә Ватан солдатларын искә алалар

         Бәзәкә авылы мәчетендә март аеннан башлап 9 майга кадәр көн саен традицион Ватан солдатларын искә алу догалары укыла. Бу исемлектә Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан 122 бәзәкәле, Бөек Ватан сугышында катнашкан 805 бәзәкәле, Афган сугышында катнашып бүген вафат булан 2 бәзәкәле һәм СВОда вафат булган 1 бәзәкәле бар. Һәр көнне аксакаллар 15 солдатның исемен бөтен авылга ишеттереп аларга үзләренең догаларын багышлыйлар. Алар арасында сугыштан кайтып вафат булганнар да, һәбәрсез югаланнар да, сугыш кырларында ятып калганнар да, пленда булып вафат булганнар да бар. Күбесе сугышка 17-18 яшьтә әле өйләнмәгән дә килеш китеп авылга кире кайтмыйлар, аларның нәселләре шулай киселә. Аксакалларның шушы изге гамәлләре белән алар барысы да Җиңү көне алдыннан туган авылына әйләнеп кайталар. Бик зур рәхмәт сезгә, авылыбызның мәчет әһелләре!

    видео

    мәчет тормышы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться