Гайнуллин Мулланур Фассах улы-ике орден кавалеры.
Минем әнинең абыйсы Гайнуллин Мулланур Фассах улы 1930 елның 30 январендә Бәзәкә авылында Гайнуллин Фассах һәм Маһира гаиләсендә беренче бала булып туа. Тагын алар гаиләсендә сеңлеләре Сабира (1932 елгы), Галимә (1934 елгы), Мәүлидә (1936 елгы) туа. Сугыш башлангач әтисе Фассах 1941 елның 2 июлендә сугышка китә һәм 1942 ел башында Смоленск (бүген Тверь) өлкәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала.
Сугыш башлангач 12-нче яше белән барган Мулланур абыйга әнисенә 3 сеңлесен күтәреп аякка бастыру өчен төпкә җигелеп эшләргә туры килә. Ул колхозда ат җигеп олылыр белән беррәттән эшли башлый. Сугыш беткәч 16 яшьлек Мулланур абыйны беренче дәүләт бүләге «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.» медале белән бүләклиләр. Азрак үскәч ата-бабаларының традициясен дәвам итеп ул балта эшләре белән шөгыльләнә, колхоз балтачыларның бригадиры була. Соңга таба аны «Кама» колхозының 1-нче комплекслы бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Инде пенсиягә киткәч тә, ул вакытта колхоз председателе булып эшләгән Ибраһим Миндар улы Галимов аны тагын эшкә чакырып бригадир булып эшләвен сорый.
3 сеңлесен дә аякка бастырып кияүгә бирә әнисе Маһира әби белән. Шуларның берсе- минем әнием Галимә. Алар барысы да Мулланур абыйны бик олылап яшәделәр. Мин дә аңа үземнең зур рәхмәтләремне әйтеп, шушы язмада искә алам. Урыныгыз оҗмахта булсын, яраткан Мулланур абыебыз!
Мулланур абыйның тырыш хезмәтләре күп төрле дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә. Югарыда әйтергән беренче медаленә 1969 елда РСФСР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы, соңрак «Почет билгесе» һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары, медальләр өстәлә.
1952 елда Сания җиңгигә өйләнә. Гаиләләрендә игезәк уллары Шәйхенур һәм Зиннур, кызы Әнисә туа.
Ул вакыттагы традиция буенча ул фамилиясен сугыштан кайтмаган әтисе исеменә үзгәртеп Гайнуллиннан Фассаховка әйләнә. Шуңа күрә кайбер документларда ул Гайнуллин булса, соңгыларында инде Фассахов булып йөри.
1994 елның 12 апрелендә Мулланур абый бакыйлыкка китте.
Гайнуллин/Фассахов Мулланур Фассах улы, 1968 ел
Беренче ашлык-дәүләткә!
«Яңа Кама» газетасы, 1978 ел, 5 август
«Кама» колхозының борчак басуы, 2 августта аңа коммунист Тәлгать Сафиуллин җитәкчелегендәге дүрт комбайннан торган звено чыкты. Бөртек алу өчен борчак чабуы башланды. Звено башлыгы үзе колхозда механизация буенча бригадир урынбасары булып эшли, ә җәй җиткәч, комбайнга утыра. Узган ел ул хуҗалык игенчеләре арасында беренче урынны яулаган иде. Быел ярдәмчесе итеп хатыны Фенаны алды. Алар белән танышабыз: -Сезгә бу эш ошыймы соң?-дип сорадык Фенадан. -Ошый,- дип җавап бирде ул, оялып кына. –Күрербез, чын-чынлап эшли башлагач нәрсә диярсең икән. Ярдәмченең борылырга да вакыты булмый аның, быел игеннәр куе,- диде Тәлгать елмаеп.
Бер комбайнны Бәзәкә урта мәктәбе укытучылары Габделхәй Җиһаншин белән Шәрифҗан Ахунов йөртә. Алар узган ел да кызу эш өстендә колхозга булышканнар иде. Калган ике комбайнда тәҗрибәле механизаторлар- улы белән Николай Куршаков һәм Әнвәр Галиуллиннар эшли.
Игенчеләргә җиңел түгел, әлбәттә. Борчакның озын сабаклары, тоташ саргылт-яшел келәм булып, җиргә түшәлгән. Аны күтәртү, уракның югары сыйфатлыгын тәэмин итү өчен саклык һәм зур осталык таләп ителә. Механизаторлар моны яхшы аңлыйлар. Биек һәм тыгыз теземнәр янында чиста камыл гына калуы очраклы хәл түгел.
Беренче көн һәрвакыт кыен була. Шуңа күрә «Почет билгесе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнарына һәм колхоз кырларында тырыш хезмәте өчен берничә медальгә лаек булган беренче комплекслы бригада бригадиры Мулланур Фассахович Фассахов туктаусыз механизаторлар янында кайнаша.
–Урып-җыю мәйданының иң зурысы- 3000 гектары безнең бригадада,- һәр җирдә мул уңыш үстерелде, -ди Мулланур Фассахович. –Игеннәрне вакытында урып-җыярга өлгерер өчен эшне башкалардан алдарак башладык. Хуҗалыкта комбайннар да күп түгел, һәркайсына нагрузка 300 гектар туры килә.
Аннан ике көн элек колхозда арышны аеры урып-җыюга керештеләр. Борчак кебек ул да мул уңыш вәгъдә итә. Бригадир белән бергә кырга яшь звено башлыгы, КПСС членлыгына кандидат Ильяс Гыйззатуллин агрегатына юнәлдек. Ул- колхоз электригы, ләкин урак өстендә өйдә утырмый. Быел урта мәктәпне тәмамлаган комсомолец Фәрит Шакировны ярдәмче итеп алган.
Авыл янындагы зур булмаган арыш басуында, артыннан киң теземнәр калдырып, аларның «Нива» комбайннары эшли.
–Кечкенә участокта мәшәкатьлерәк шул, башыннан керергә җитешмисең, кишәрлекнең ахырына бик тиз килеп чыгасың. Әлегә норманы гына үтибез,-ди Ильяс. –Иркен басуга чыккач, эшләр яхшырак барачак. Быел мин шартлы суктыруга күчереп исәпләгәндә эшләп чыгаруны кимендә 4000 өентнерга җиткерергә тиешмен. Заданиене үтәргә, хәтта арттырып үтәргә тырышам.
Алардан ерак түгел генә эшләүче Рәфиснур Сабитов, шулай ук икенче басуда арыш уручы Тәлгать Сафиуллин белән Әхмәтгәрәй Шакировта алардан калышмыйлар.
Кырларның йөзе үзгәрә. Комбайннар узган саен җилдә дулынланып утыручы игеннәр урынына тыгыз теземнәр ятып кала. Кырлар ерактан туры сызыклар сызылган гаять зур дәфтәргә охшый. Озакламый ул җирләрдә инде теземнәр дә калмас. 3 августта Николай Тарасов белән Рәшит Исмәгыйлов теземнәрне җыеп суктыруга керештеләр. Ватаныбыз амбарларына беренче ашлык олаулары озатылды.
Н.Макуха
Бу язманы әзерләгәндә архивтан документлар табып биргән Кәлимуллинннар Тимерхан белән Физүнәгә, шулай ук фотолар табып биргән Тазиева (Гайнуллина) Мәүлдә апага зур рәхмәт!