НАСЫРОВ САЛЯХУТДИН ШАЙХЕЛМАРДАНОВИЧ
Родился в 1915 году в д. Бизяки ныне Менделеевского района РТ. Призван на фронт Бондюжским РВК 04.05.1942 г. Воевал в составе Западного, Белорусского фронтов, стрелок ПТР полковой роты 79 гвардейского стрелкового полка; командир отделения роты автоматчиков, старший сержант. Демобилизовался в 1945 году. Награжден орденом Красной Звезды (1942 г.), медалями «За отвагу» (1944 г.), «За боевые заслуги» (1945 г.), орденом Отечественной войны второй степени. После войны работал в НГДУ «Прикамнефть». Умер в 1994 году.
_____________________________________________________
Неврученная боевая награда Насырова Саляхетдина Шаехмардановича, участника четырех войн и кавалера 4-х боевых наград. Часть 1 В новых раскрытых архивных документах Министерства обороны Российской Федерации обнаружена неврученная награда нашего земляка Насырова Саляхетдина Шаехмардановича- медаль “За отвагу” (приказ №6/н от23.03.1944г.). Это четвертая боевая награда Саляхи абый (так звали в Бизяках этого очень скромного и трудолюбивого человека)! До этого было известно, что он награжден орденом Красная Звезда (приказ №??? от 17.09.1942г.), медалями “За отвагу” (приказ №019/н от 20.07.1944г.) и “За боевые заслуги” (приказ №21/н от 26.04.1945г.). Таким образом, он стал четвертым бизякинцем- кавалером 4-х боевых наград. До этого четырежды кавалерами были Багаутдинов Касыйм Багаутдинович, Гимранов Накиб Закирович и Мухаметзянов Галимзян Шакирзянович. Уже после войны, работая в НГДУ “Прикамнефть”, Саляхи абый стал еще и кавалером высокой трудовой награды- ордена Октярьской революции (если не ошибаюсь, он был единственным кавалером этого ордена в Бизяках). Насыров Саляхетдин Шаехмарданович родился в с.Бизяки Бондюжского района 24 ноября 1915 года. В 1937 году, по достижению призывного возраста, был призван в РККА и направлен кавалеристом в 51-й кавалерийский полк 9-й кавалерийской дивизии, дислоцированной в г.Гайсин Винницкой области Украинской ССР. Эта дивизия имеет очень богатую и интересную боевую историю.
____________________________________________
Саляхи абый 4 мая 1942 года вместе с другими бизякинцами (Салимуллин Миннахмат Хикматович, Хузиахметов Нуриахмат Хузиахметович, Насифуллин Гайфи Шиапович, Шакиров Галимзян Закирович, Минихузин Мухаметдин) направили в 18-ю запасную стрелковую бригаду, дислоцированную в г.Ижевске. Через 6 дней, 10 мая 1942 года тоже в 18-ю зсбр получил направление старший брат Саляхи абый Хабибрахман Насыров (1911 года рождения).
________________________________________
Салахеттин җизни турында хатирәләр.
Минем Насиров Салахетдин Шаймардан улы турында аз гына белгәннәремне язасым килә. Сабыр, ягымлы, тырыш, бөдрә чәчле, һәрвакыт елмаеп торучы безнең Сәләхи җизни иде ул. Мин аның сугышка китү-кайтуларын хәтерләмим, ә менә Фәйрүзә апаны кияүгә сорап ни өчендер безнең әнәй янына килде. Фәйрүзә апа – әнәйнең абыйсының кызы. Бу вакытны бик яхшы хәтерлимен. Әнәй сөйләве буенча “өйләнәсең, әгәр көнләшмәслек булсаң, төрле сүзләр белән кыерсытмаслык булсаң”,-дигән. Өйләнгәч, югары оч Рахимәттәйнең өенә башка чыктылар. 1949 елда беренче кызлары Саимә туды. Тора-бара җизнинең тырышлыгы белән матур итеп яңа йорт та салып чыктылар. 1951 елда Мәүлидә туды. Мин, күрәсең, тамак туйдырыр өчен, бала карау сәбәбе белән бик еш аларга барганмындыр. Җизни кич белән 2 көлтә чыбык кертеп чишеп җибәрсә, ярты өй тула иде. Мин ул үргән кәрҗиннәрне чистартам, аның кәрҗиннәре бик авыр була торган иде. Кич идәннәрне себереп өйгә кайтам. Ул миңа “Молодец, Фанюшка!”-ди. Әнәйне – әбиегез, Фәйрүзә апага түтәй ди торган иде. Без бик дус-тату яшәдек. Безгә бер тыкрыктан Фәйрүзә апа килеп керсә, икенче тыкрыктан җизни килеп керә, аннан икәүләшеп көләләр. Алар артыннан Саимә, Мәүлидә килеп җитә. Саимә бездә кунарга ярата торган иде. Без таралышып беткәч, тәмле ризык пешерсәләр дә, мунча яксалар да әнәйне култыклап, йә йөгертеп, йә күтәреп алып килә торган булганнар. Мәүлидә сөйләгәннән: Мин Гайшә әбине – минеке, Гатифә әбине – Әлфинурныкы дип уйладым, үскәнче ди. Равия сөйләгәннән: Мин Шәрифҗан абыйны (Фәния апаның энесе) кечкенә чагыннан ук яраттым, әллә тагы әтәйгә караганда да ныграк ди. Равиянең тагын бер истә калган вакыйгасы: Беркөн иртән Саҗидә апа килә, Гайшәттәйнең кәҗәләре кычкыра, капкасы бикле, әллә бер-бер хәл булганмы, ди. Фәйрүзә апа белән Равия бакчадан йөгереп киләләр. Ишек бикле, тәрәзә ярыгыннан күрәләр, әнәй ята. Икенче тапкыр караганда, әнәй борылып яткан була. Кайтып килик, бәлки торыр диләр. Килүгә, тагын икенче ягына борылган, димәк, исән. Әнәй 2 төн, 1 көн йоклаган. Икенче көнне иртәнгә таба уянып урамга чыккан, үтеп баручы Саетгали улыннан “Илфат, ипи килгәнме әле?”-дип сораган. Тегесе “Килгән, килгән!”-дигәч, әнәй ипигә чыгып китә. Кеше дә юк, машина да юк, аптырап кала. Фәйрүзә апалар килгәч сөйли, йоклый алмагач Шәмсиягә барганын. Тегесе: “Гайшәттәй, бу балаларныкы, сиңа икене эчәргә кирәк булыр “,- дип “Демидрол” дару бирә. Әнәй эчкән, һаман йоклап китә алмагач, “балаларныкының ни файдасы булсын”,- дип күбрәк эчкән. Без телефон аша сөйләшкәндә дә Фәйрүзә апа, җизни турында искә алабыз. Алар гомере буе уен-көлкеле, шат, бәхетле яшәделәр. Фәйрүзә апаның гомере кыска булды, җизнинең үлеме үкенечле булды, урыннары оҗмахта булсын. Балалары таза-сау булсыннар, әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә догачылар булсыннар.
Фәния Латыпова, Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2021ел, сентябрь
Бу язманы әзерләп бирүче Хромшина Гөлнәзирәгә күп рәхмәтебезне белдерәбез!
награжденные боевыми и трудовыми наградами
Неврученная боевая награда участника четырех войн и кавалера 4-х боевых наград
Сәләхи җизни турында хәтирәләр