• Новости

    Басулар кинлегендэ

    Басулар киңлегендә

    («Кама» колхозы тормышыннан. «Яңа Кама» газетасы, 1978 ел, 19 апрель)

     

         «Кама» колхозы правлениесендә, дежурныйдан башка, бер җан иясе дә юк.

    -Барысы да кырда,- ди дежурный безнең сорауга.

         Берничә йөз метр читтәрәк, тургайларның җырын уздырырга тырышкандай, культуралы көтүлекләр җирендә тырмалау агрегатының гөрелтесе ишетелә.

        -14 апрельдә дым капларга керештем,- ди комсомолец Илдар Закиров. –Көнгә нормада каралган 40 гектар урынына 60 гектардан артык җир эшкәртәм. Миңа прицепщик Илфат Миңлебаев булыша.

         Илдарның кәефе күтәренке, ул яз җитүгә, эш башлануга куанып бетә алмый. Башкача булырга да мөмкин түгел. Бу яшь механизаторның тормышында беренче чәчү өсте. Аңа кадәр И.Закиров шофер иде, ләкин аның күптәннән тракторда эшләп карыйсы килде. Менә егетнең хыялы тормышка ашты.

         Юлның теге ягында күпъеллык үлән участогында  арба тагылган көпчәкле трактор хәрәкәтләнә, аның янында кешеләр дә мәж киләләр. Пенсионерлар люцернаны, костер безостыйны кулдан өстәп чәчәләр. Аны Рәшит Гыйлфанов шунда ук тырмалый.

         Берничә йөз метр читтәрәк коммунист Н.А.Данилов туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. -Өч көндә нибары 50 гектарда дым каплаттым,-ди Николай Андреевич. –Чөнки туфрак юеш иде, шуның өстенә басуда баганалар күп, эшләү кыен.

         Аның ДТ-75 е яңадан кара җир буйлап юнәлә, аның артыннан тигез полоса сузыла.

         Без правлениегә әйләнеп кайтабыз. Аның председателе Б.В.Ахмеров шунда иде.

    -Әйе, язгы кыр эшләре башланды,-дип кабатлады ул. –Культуралы көтүлекләрне, күпъеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйбыз, күпъеллык үләннәрне өстәп чәчәбез. Бәзәкә бригадасында культивацияләүгә һәм чәчүгә чыктылар.

         Машина яңадан Ык Тамагына юл тота. Посадкалар, чокырлар күзгә чалынып кала.

        Югары үрдән тирә-яктагы һәр нәрсә: Ык Тамагы  авылы йортлары һәм ташландык чиркәү, мул сулы Кама елгасы, кырлар һәм урманнар, алар буйлап акрын гына баручы тырмалау агрегатлары- барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора. Биредә арпа чәчеләчәк, ә хәзергә ДТ-75 тә Нуриәхмәт Азин һәм Т-4 тә Нигъмәтҗан Гыйлаҗев дым каплаталар. Алар артыннан Рифкать Гыйлаҗевның культивацияләү агрегаты килә.

    -Бүген эшкә керештем,-ди Рифкать,-хәзергә барысы да әйбәт бара.

        Мәһабәт Кама елгасыннан боз кисәкләре һәм баржалар килә, аның яр буйларында колхоз атлары йөри, шулар янында Габдулла Гәрәев туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Ул чәчүне хезмәттә зур уңышлар белән башлады- нормадагы 40 гектар урынына көн саен 60 гектарда дым каплата. Шуннан ерак түгел Нургали Ясәвиевның өч чәчкечле агрегаты басуларны иңли. Аның чәчүчеләре- Сәетгәли Гәлиев белән Мулланур Гыйззатуллин. Алар беренче көн солы чәчәләр, шуңа күрә биредә ярдәмчеләр шактый күп җыелган. Шунда ук хуҗалыкның агрономы З.Тарасова, трактор бригадасы бригадиры М.Халиков һәм учетчик Ш.Миңнәхметов иптәшләр бар.

         -Солыны гектарына 2,2 центнер исәбеннән чәчәбез,-ди комплекслы бригада бригадиры М.Фәссахов. –Әлегә тик торулар юк. Монда М.Гайнуллинның һәм Х.Зәйнуллинның ашлык төягечләре дежур тора. Ягулыкны бензовозларда М.Сәлимуллин белән М.Таҗиев ташый.

        Чәчү агрегаты басу читенә килә, ящикларга тонык сары төстәге солы орлыгы агыла. Чәчкечләр яңадан басуга юнәләләр. «Кама» колхозында чәчү башланды.

                                                                                 Л.Томилова

    Фото

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться