• Новости

    Ачтым хэтер дэфтэремне

    Ачтым хәтер дәфтәремне

         Гыйлфанов Рәфиснең язмаларын укыгач, минем дә язасым килгәндә кыенсынып йөргәндә, күршебез Галимҗан абай турында укыгачтын илһамым кузгалды да кәлам алдым кулыма. Без яшьтән үк колхозда эшләп үстек. Сугыштан кайткан абыйлар: Рәпи абай, Шәмсе абай, Фаттах абай, Нәҗип җизнәйләр, яшьләр өйләнешеп сугыштан соң семья корганнар Гәздәбикә апа, Нурый абай, Хәмдениса апа, Хәмәт абай, Нурниса апа, Рәхимҗан абай, Бәнәт җиңгәй, Мәсгут абайлар, яшь егетләр: Фаттах абай улы Шәйхенур, Шәмсе абай улы Минәхмәт, Шәех абай улы Минехәмәт һәм башкалар. Без кызлар Мәсгүдә, Әнисә, Зәйтүнә, Сания, Вафира, мин.

         Болыннарда печән җыйганда бәйрәм кебек була торган иде. Печән җыю урыннары гел алмашынып торды, һәрвакыт ниндидер күл буена урнашалар. Безнең авылда өч бригада: Хуҗахмәтов Нуриәхмәт, Шакиров Мулланур, Шакиров Зиннурлар. Ә без Зиннур җизнәй бригадасында. Олы абайлар атлар белән йөри. Яшь ирләр, киленнәр ат белән, шуңа күрә алар кич эштән соң авылга кайтып китәләр. Ә без яшьләр калабыз кунып, чөнки безне алып кайтучы юк. Мин югарыда язган кешеләр якынча гына, болын вакытында анда халыкның саны юк иде. Чөнки көн яхшы булганда печән эшен башкарырга кирәк. Ул вакытта бөтен эш кул көче белән эшләнә бит. Бары тик ат белән косилкада печән чабалар, кипкән печәнне ат белән җыялар. Без кызлар, сугыштан ирсез калган хатыннар җыйган печәннән күбә ясыйбыз. Кайбер кешеләр тырма белән күбә артын җыя, кайберләре чүмәлә сала. Ә менә иң дефициты 6-7-8 яшьлек балалар, аларны әтиләре алып төшә болынга. Әйтик, Мехаматнур Рәпи абайның, Галиәхмәт Шәмсе абайның, Колак Шаехлары каршындагы Нурый абай улы белән, Шәйхеләхмәт абайның Минегәрәе, Мехәмәттин абайның Вәлиәхмәте. Менә мин белгәннәре. Алар чүмәлә тарттыра. Атның йөгәненең бер ягына бик нык бау бәйләнә- ул елан кебек тоела иде. Чүмәләне әйләнеп чыккачтын икенче ягына йөгенгә җиңел генә чишелерлек итеп бәйлиләр. Кибән салучылар янына тарттырып алып киләсең дә, бауны чишеп чүмәләне калдырып китәсең. Нигә мин боларны җентекләп яза алам? Чөнки «дефицит» малайлар җитмәсә, мин үзем дә Бәхтегәрәй бабайның аты белән чүмәлә тарттыра торган идем.

         Менә иң мөһиме: ул вакытта бер уч печән калса да, аны да кулга алып кибән салучылар янына алып киләләр иде. Бу эштә катнашучыларны язып бетерелек түгел...

         Болында безнең бригадир Мехамәтҗанов Галимҗан абай була торган иде. Чыннан да аны фәрештәләргә тиңләрлек! Бер кайчан да ачуланмай, шундый мәрхәмәтле, акыл иясе иде. Көннәрдән бер көн обедка кайткач чәй эчәргә ул безгә әйтте:  «Иптәшләр обедтан соң 2-3 сәгатьлек эш калды, эшләп бетерәбез дә ял итеп иртәгә икенче урынга күчәбез,- диде. Без Камадан ерак түгел участокта идек. Менә межага килеп җиттек. Шунда Тихие Горы кешеләре белән очраштык- алар да  печән җыя, ә каравылчы безнең авылның Мокай Сабирҗан абай. Аны белүчеләр күп безнең арада- менә сөйләштеләр күрешеп. Ә күбебез Кама буена йөгерештек. Менә шунда булган бер хәл турында язасым килгән иде. Теләгән кешеләр су керә башлады. Менә шунда 2 бала Каманың уртасына кадәр йөзеп кереп җиттеләр. Шунда сал тартып буксир килеп җитте. Кешеләр ах-вах килеп карап торалар. 2 бала салга менеп икенче ягына төшеп һаман йөзәләр. Белаус ягына чыгып җиттеләр. Безгә алар тап кына булып күренә иде. Ииих, әле бит кире чыгасылары бар! Менә барчабыз да кайгырып-борчылып торабыз инде. Аллага шөкер, алар йөзеп кире безнең якка чыктылар. И әнекәем, берсе Фаттах абайның улы Рәфиснур, икенчесен хәзер точно гына әйтә алмаймын, Шәйхеләхмәт абайның Минегәрәе кебек. Зәйтүнә апаның үлгән еллары иде ул, күрәсең, Мехәмәттин абайлар белән төшкәндер инде ул болынга.

         Менә безнең авылның шундый йөрәкле, батыр уллары бар иде ул заманнарда. Болында печән өстендә эшләгәндә көн саен зур бәйрәм кебек була торган иде. Кайда гына урнашсаң да: Олы күл, Караңгы күл, Якты күл, Пинәрә тамагы, Салкын чишмә- шунда ук су керәләр, суыннан чәй кайнаталар, кичкә аш пешерәләр, савыт-саба юалар. Бернинди җирәнү дә юк. Инде күптән бу урыннарны су басса да, минем элеккечә күз алдымда болыннары, сулары... Хәтта гөлҗимеш җыйган куакларына кадәр. Шулай ук бергә эшләгән абайлар, апалар, яшь балаларга кадәр онытмаймын. Бакыйлыкка күчкәннәренә хәер-дога булсын, урыннары оҗмахның түрендә булсын. Исәннәргә Ходай тазалык биреп шат яшәргә язсын!

    Латыйпова (Кәримова) Фәния апагыз. Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2025 ел, апрель









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться